Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомерне озайтып

    Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты – язмыш кушуы буенча авыр тормыш хәлендә калган кайберәүләр өчен еш кына сыену урыны булып тора.

    Аларга үз халәтләренә кире кайтырга, тормыш юлында күргәннәрен үткәреп җибәрергә учреждениенең сизгер хезмәткәрләре, күрше бүлмәләрдә яшәүче, яңа килгән кешеләрне интернатның кызыклы тормышына актив җәлеп итүче киң күңелле ветераннар ярдәм итә.

    “Демография” милли проектының “Өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатларын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру” федераль проекты кысаларында биредә Казан шәһәре табибларының күчмә бригадасы медицина тикшерүе уздырды. Социаль хезмәтләр алучылар заманча медицина аппаратурасы кулланып неврологта, травматологта, кардиологта, кан тамырлары хирургында тикшерү уздылар.

    Тикшерү барышында сәламәтлекләрендә үзгәрешләр булган гражданнар өчен шәхси тернәкләндерү һәм шулай ук беренче тапкыр инвалидлык бирү программалары билгеләнде. «Өлкән буын» проекты кысаларында интернат-йортта өлкәннәр һәм инвалидларның актив тормыш эшчәнлеген озайтырга мөмкинлек бирүче күп санлы чаралар уза. Аларны кызыксыну, адаптив физкультура, хезмәт белән шөгыльләнү түгәрәкләренә җәлеп итәләр, бу исә кешегә үзен кирәкле итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

    Учреждение белгечләре социаль хезмәт алучылар белән эмоциональ һәм интеллектуаль уңайлыкка ярдәм итүче «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча аларның үткән тормышы турында сөйләшәләр, тормыш вакыйгаларын, дусларын, якты һәм уңай сюжетларны искә төшерәләр. Аралашу барышында алар ачык булдылар, истәлекләре, хис-кичерешләре белән актив уртаклаштылар, эмоциональ кәеф тә яхшырды.

    – Әлбәттә, мондый занятиеләр безнең интернат-йортта яшәүчеләрне канатландыра. Алар үзләрен кирәкле итеп тоялар, – дип сөйли тәрбияче Рәйсә Гайнуллина. – Аларның борчылып утырырга вакытлары калмый, чөнки яраткан шөгыльләре бар, ә бу гомерне озайта. Кайчакта бит без үзебез дә кайгырып, үзебезне-үзебез “ашыйбыз”, физик яктан көчсез, тиз кабынып китүчәнгә әйләнәбез. Әгәр дә игътибарны башкага юнәлтәсең икән, күпкә җиңелрәк. Озак вакыт хезмәт күрсәтү, тәрбияләү системасы гомерне озайту, мөмкинлектән чыгып тернәкләндерү уздыру һәм акрынлап организмның эшләү функцияләрен кире кайтару мөмкинлеге бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: