Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гомерләрне саклап калу һөнәре

Ашыгыч ярдәм күрсәтүне, хаклы рәвештә, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең алдынгы флангы дип атарга мөмкин.

Чөнки ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре беренче булып кеше тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янаган урыннарда кала .Кеше гомере аларның һөнәри осталыкларына, дөрес һәм вакытында  тиешле карар кабул итә белүләренә  бәйле.

– Ашыгыч ярдәм бүлеге үз бурычын үти, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Биредә тикшерелгән, ышанычлы белгечләр эшли. Алар үз эшләренә зур җаваплылык белән карыйлар. Бүлектә һәр сменада ике күчмә бригада кизү тора. Тәүлек дәвамында 24-25 чакыру булырга мөмкин.

Чакырулар төрле– температурадан алып тән җәрәхәтләре һәм өянәкләргә кадәр. Зыян күрүчеләргә һәм авыруларга машина йөртүче белән бер фельдшер чыга, авыр хәлдәге авыруны хастаханәгә илтү очраклары булганда  – алар үз көчләренә таяна. Районда «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен яхшы  беләләр. Әлеге хезмәттә егерме елдан артык Владимир Александров, Аркадий Степанов, Ольга Сидерякова, Резеда Зәйнуллина хезмәт куя.

Елена Горожанкина, Татьяна Полященко, Алевтина Водышева, Вадим Жирнов, Айрат һәм Марат Дәүләтшиннар - яхшы тәҗрибәгә  һәм һөнәри осталыкка ия булган хезмәткәрләр. Марат Рәшид улы  әлеге мөһим бүлекнең җитәкчесе булып тора. Бу кешеләрне кешеләр тормышның иң кискен минутларында, коткарып калу өмете белән көтә.

Машина йөртүчеләрдән дә машина йөртү осталыгы таләп ителә, алар кыска гына вакыт эчендә фельдшерны авыру янына илтеп җиткеререргә тиеш. Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр дә үз эшләрененең осталары.

Шулай ук әлеге экстремаль хезмәттә бүлек диспетчерларының эше дә күп нәрсәгә бәйле, алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен  төгәл формалаштырырга һәм бригадага тапшырырга тиеш. Ашыгыч һәм тынгысыз көннәр. Әмма бригада көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиеш.

Төгәл эш һәм төрле хәлләргә әзер булу - ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан тора. Кешеләрне коткару көндәлек практикада аларның күпме булуы - санап бетерерлек түгел. Менә кичә дә чакыру буенча чыгып киттеләр – бер авыруның  гомерен саклап  калдылар һәм алга таба дәвалану өчен төнлә республика хастаханәсенә озаттылар.

Совет чорыннан ук гамәлдә булган фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында ашыгыч ярдәм бүлеге белгечләренә карата язылган рәхмәт сүзләре  күп. Сүз уңаеннан, безнең редакциягә дә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен еш кына кешеләр килә, аларның эшлекле һәм кешелекле сыйфатлары турында сөйлиләр.

Аксубай районында 78 торак пункт исәпләнә, шуларның 52сендә фельдшер акушерлык пунктлары яки амбулаторияләр бар.

 - Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә еш кына авыл җирлекләренә дә барырга туры килә, – ди Марат Дәүләтшин. – Вакыт исәбе  минутларга барганда, кыска гына вакыт эчендә ерактагы авылларга кадәр барып җитәргә, өстәвенә, юллар тиешле сыйфатта булмаса, кыенрак.

Аксубай чигендә ашыгыч ярдәм хезмәте адресатка 5-6 минут, авылларга уртача 20 минут чамасы аралыгында   барып җитә ала. Еш кына әлеге хезмәтнең катнашуын таләп итми торган сәбәпләр аркасында шалтыратулар килеп чыга, мәсәлән, талпан тешли яки авыру табибка күренергә  үзе дә килә алырлык хәлдә булуы.

Мондый төр чакырулар,  хезмәткәрләргә кешеләргә кискен рәвештә  кичектергесез ярдәм таләп ителгәндә комачаулый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев