Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомере буе күкрәгендә ядрә белән яши

    Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның үз бурычы булган.

    Яңа Илдеряк авылында яшәүче Василий Данилович Мишанин машина йөртүче була. Аның турында ветеранның 30 ел гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган өлкән улы Николай сөйләде.

    Василий Мишанинны армиягә Бөек Ватан сугышы башланганчы ук алалар. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Биредә машина йөртүчеләр курслары уза, комсомол сафларына керә. Туган ягына кайтырга әзерләнеп, чемодан сатып ала. Әмма Германия белән сугыш башлануы турындагы хәбәр планнарны җимерә.

    Якташыбыз хезмәт иткән хәрби автоколоннаны Ленинградка җибәрергә булалар. Тылдан автомобильләр ленинградлыларга ярдәм итү өчен йөкләр алып килергә тиеш була. Василий Мишанин юлга кузгалганчы, Ульянга кадәр барып җиткәч, танышлары аша әнисенә чемоданын тапшыру турында килешә. Әмма автоколонна маршрутының Ульяновск аша түгел, ә Куйбышев (Самара) аша узуы ачыклана, бу яңалык солдатның кәефен шулкадәр төшерә ки, ул Идел аша салынган күпердән узганда, аны елгага ташлый.

    Бу вакытта Ленинград блокада астында яши, тирә-юньдә каты сугышлар бара торган була. Василий Мишанин 70 нче гвардия мотоукчылар полкына билгеләнә. Аңа чолганышта яшәүче шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итү өчен полуторка машинасы бирәләр. Бөек Ватан сугышы тарихыннан билгеле булган Ладож күле буенча «Тормыш юлы»н немец самолетлары даими ут астында тота. Шуңа күрә шоферлар, снаряд транспортка эләксә, шунда ук янган автомобильдән сикерә алсын өчен, машина белән ачык кабиналарда, баскан килеш идарә иткәннәр. Василий Мишанин иң куркыныч хәлләрдән дә җайлы чыга торган кеше була.

    Шулай да бер тапкыр юлдан барганда дошман уты полуторкага эләгә. Немец истребителе колоннаны утка тотканда машинаның ягулык багын тишә, ул янып китә, һәм шофер машинадан сикерә. Иптәшләре аны судан чыгаралар. Якташыбызны артиллерия расчетына снарядлар ташучы итеп билгелиләр.

    – Артиллерия һөҗүме вакытында, коралны снаряд белән корганда, дошман ядрәсе аның сул як күкрәгенә эләгә, – дип сөйли фронтовикның улы. – Әмма ярасына игътибар бирми, башка снаряд артыннан йөгерә. Тагын ике пуля эләктерә. Солдат инде аягына баса алмый. Охраненко фамилияле сугышчан иптәше, госпитальгә озату өчен, аны якындагы юлга алып чыга. Соңрак ачыкланганча, расчеттан бер әти генә исән кала.

    Ул 1944 елда госпитальләрдә дәваланганнан соң өенә кайта. Колхозда эшли, җиде бала үстерә. Диспансерлаштыру узганда, көтмәгәндә аның күкрәгендә дошман ядрәсенең утыруы ачыклана. Ул шулай гомер буе ядрә белән яши һәм бакыйлыкка да аның белән китә. Василий Мишанин ”Сугышчан казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: