Голикова: Эпидемиягә каршы чараларны озайтканда төбәктәге вазгыятьне исәпкә алу кирәк
Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова социаль дистанция чараларын керткәндә икътисад үсешен һәм эпидемиягә каршы чаралар арасында компромисс табарга кирәк дип саный.
Россия төбәкләрендә социаль дистанция чараларын озынайту өчен төбәкләрдәге вазгыятьне исәпкә алырга кирәк. Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова бу фикерен Россия Президенты Владимир Путин белән Хакимият утырышында әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.
Татьяна Голикова илдә Covid-19 тибындагы яңа коронавирус таралу шартларында социаль дистанцияне саклауны тәэмин итү чараларын озайту кирәклеген әйтте.
«Бу чараларны озайтканда билгеле бер төбәк территориясендә эпидемия вазгыятен исәпкә алырга кирәк», — диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, тиешле карарлар кабул иткәндә чикләү чаралары белән Федерация субъектларының икътисады үсеше арасында урталык эзләү кирәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев