Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ГИА башлана

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру көннәре билгеле булды.

11 сыйныф укучыларын беренче БДИ 28 майда көтә. Информатика һәм география буенча имтиханнар Нурлатта үтә. Математика (база) буенча беренче күләмле БДИ – 30 майга, профильле математика буенча сынау – 1 июньгә билгеләнгән. Укучылар 4 июньдә – химиядән һәм тарихтан, 6 июньдә 137 бала рус теленнән БДИ тапшырачак. Инглиз телен сайлаучылар 9 июнь көнне Нурлатта әлеге фәннән телдән имтихан тапшырачак. Аксубайның 3 нче мәктәбендә 14 июньдә – җәмгыять белеме, 18 июньдә – биология һәм инглиз теле, 20 июньдә – физика һәм әдәбияттан, Казанда 22 июньдә – география, 28 июньдә әдәбияттан сынаулар үтәчәк.
9 сыйныфны тәмамлаучылар 25 майда Чистайда инглиз теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырачак, 26 майда туган телдән сынау көтелә. Рус теле буенча беренче күләмле ТДИ 29 майга билгеләнгән. 31 майда – информатикадан, әдәбияттан, биологиядән һәм җәмгыять белеменнән, 2 июньдә физика һәм информатикадан имтихан бирәчәк. 5 июнь көнне 323 чыгарылыш укучысы математикадан сынау үтәчәк. 7 июньдә – физика, география, химия, тарих, 9 июньдә – җәмгыять белеме, 25 июньдә тарих һәм географиядән имтихан тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев