Аксубаево
  • Рус Тат
  • Геройлар мәктәбен данлап

    Безнең мәктәп укучылары Казанда узган “Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе“ республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар.

    Бәйге яшьләрдә үз милләтләренең, илебезнең тарихын һәм мәдәниятен, шулай ук аерым кешеләр үрнәгендә югары әхлак сыйфатларын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән. Анда Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары, илебезнең данлыклы кешеләре исемнәре белән аталган Татарстанның 50 мәктәбе катнашты. Катнашучылар 6 секциядә проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Безнең балалар түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар: Кәкре Күл урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Артур Кондрашов (укытучысы Н. Воронина) “Патриотизмның гражданин булып җитешүдәге  роле“ номинациясендә “Хәтер Марафоны “Без онытмыйбыз икән – димәк без яшибез!“ проекты белән; Чуаш Енорускиносы төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Иван Муртазин (укытучысы С. Еремеев) “Бөтен чорның үз герое“ номинациясендә “Алар боерыкны үтәделәр“ проекты белән. Бәйге җиңүчеләренә махсус ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Төбәк иҗтимаги-дәүләт ирекле армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм күрсәтү берләшмәсеннән махсус дипломнар һәм грамоталар, шулай ук кыйммәтле призлар тапшырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: