Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Геройлар истәлегенә авто-мотоузыш

Аксубайда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Геройлар юлы буйлап“ авто-мотоузышы узды.

Үзәк мәйданда, узып баручыларның игътибарын җәлеп итеп, ДОСААФ җирле оешмасы машиналары торды, флаглар җилфердәде, хәрби маршлар яңгырады. Акциягә ярдәм итәргә район башкарма комитеты җитәкчелеге, эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы, РФ Кораллы Көчләре, ДОСААФ, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, язгы чакырылышта хәрби хезмәткә чакырылучылар килде.

Патриотик акция башлану уңаеннан Мәңгелек ут каршындагы мәйданда тантаналы митинг узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. 

– Бу акция Бөек Җиңүгә багышланган тантаналарга старт бирә, – дип ассызыклады ул. – Ул безнең һәрберебез өчен бик мөһим. Без аны фашизмны җиңгән бабаларыбызга һәм тылда Җиңү хакына хезмәт иткән барча кешеләргә багышлыйбыз.  

Катнашучылар алдында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады. – Без бу тыныч тормышны Бөек Ватан сугышында саклап калучыларны истә тотарга тиешбез, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь буынга. – Аларның батырлыгы барыбыз өчен дә үрнәк булып торырга тиеш. Бүгенге  акциядә катнашып, без сугыш батырларын искә алабыз. 

Патриотик акциядә катнашучыларны эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов сәламләде. Хәрби дан обелискына веноклар салу тантанасы булды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң авто-мотоузышка старт  бирелде.

Атрибутика һәм флаглар белән бизәлгән автоколонна үзәк мәйдан буйлап акрын гына барды (аның маршруты: Мазилин, Шоссе, Толстой, Золин, Совет, Ленин урамы), автомобиль артыннан велосипедчылар кузгалды. Кешеләр колонна борылышка кереп күздән югалганчы  аларга зур кызыксыну белән карап тордылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев