Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гөбәдия – татар милли ризыгымы?

Халыклар бердәмлеге көне – бердәмлекне һәм патриотизмны, үз илеңә һәм милли гореф-гадәтләргә хөрмәтне, ватандашларның сугышчан батырлыкларын һәм хезмәт казанышларын гәүдәләндерә торган бәйрәм. Бер-берсенә охшамаган кешеләр, каршылыкларны бергәләп җиңү, бәхетле мизгелләрне уртаклашу, файдалы эшләр башкару өчен берләшергә сәләтле.

Бәйрәмгә кадәр күпмилләтле Россия, тату команда булып, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Зур этнографик диктант” белем бирү акциясендә катнашты. Илебез тарихын, мәдәниятен, аның территориясендә яшәүче халыкларның йолаларын белүдә үзләренең белемнәрен тикшереп карау өчен, аксубайлылар әлеге күләмле акциядә дүртенче ел рәттән катнашты.

Диктант язу өчен Аксубай районында бердәнбер һәм төп мәйдан булып район Мәдәният йорты залы билгеләнде.

Этнографиядә белемнәрен сынап карау өчен 74 кеше килде, шул исәптән муниципаль хакимият, оешмалар, мәктәпләр, мәдәни-ял учреждениеләре вәкилләре. Этнография сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин да җавап бирде.

– Диктантта милләтара татулыкка бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде, чөнки без күпмилләтле илдә яшибез, анда 150 дән артык милләт халкы вәкилләре тынычлыкта һәм аңлашып, балалар тәрбиялиләр, – дип сәламләде залда утыручыларны Илшат Исмәгыйль улы. – Россия халыкларының мәдәнияте һәм йолалары темасы диктантның 30 соравына гына сыеп бетми. Безнең бурыч әлеге акциядән соң кешеләрдә үз тамырларын өйрәнә башлау, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләген уятуны үз эченә ала. Бу белемнәр кешеләр арасында ихтирам һәм татулыкның нигезе булып тора.

Волонтерлар «имтихан тапшыручыларга» сораулар һәм җаваплар бланкларын һәм караламалар тарыттылар. Традиция буенча акция аноним үткәрелә – исем-фамилияләр язылмый, һәркайсына идентификация номерлары билгеләнә. Диктант биреме 30 сораудан тора: 20 сорау – барысы өчен дә бертөрле һәм 10 сорау – җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр төбәк өчен аерым. Акциядә катнашучылар карамагына төгәл 45 минут вакыт бирелде. Оештыручылар гаджетлар, шпаргалка куллану, күршеңнән күчерү ярамаганлыгы турында кисәттеләр. Үтәлгән барлык биремнәр өчен максималь балл суммасы – 100.

Барлык сораулар да кызыклы иде, әмма илебез халыкларының йолалары үзенчәлеге турында тирән белем таләп ителде. Мәсәлән, «гөбәдия» кайсы халыкның милли ризыгы яисә беренче тапкыр халык санын исәпкә алуны кем оештырган.

Биремнәргә дөрес җаваплар 2019 елның 10 ноябрендә www.miretno.ru сайтында бастырылачак, шәхси нәтиҗәләр – 2019 елның 12 декабрендә билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев