Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Газетаның беренче саны белән, укучы!

Кадерле газета укучы! Бүген син безнең яраткан район газетасының беренче санын кулыңа алдың.

Димәк, син янә безнең игелекле дусларыбызәбүнәчеләребез арасында.

Без синең белән катлаулы ел кичердек, тик нәкъ менә шушы ел безне бер-беребезне кадерләргә өйрәтте. Без үзизоляциягә китмәдек – район газетасы һәр әбүнәчегә җомга саен килде. Хәтта басманы альтернатив яздыручыларга алып килү мәсьәләсе килеп баскач та – редакция газеталарны китереп бирүне үз өстенә алды. Без укучыларыбызның сәламәтлеге турында кайгыртып, адресатларга һәр санны тараттык.

Безгә үз адресыбызга рәхмәт сүзләре ишетүе бик күңелле иде, безнең газетага ихтыяҗ зур булды, безгә шалтыраттылар, яздылар, бездән районда барган төп яңалыкларны көттеләр.

Без яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча район оператив штабының барлык мәгълүматларын, Роспотребнадзорның, табибларның тәкъдимнәрен оператив бирергә тырыштык.

Шунысы сөендерә, безнең элемтә өзелмәде – газета укучыларның безгә шалтыратулары, яңалыклар белән бүлешүләре, кешеләр турындагы хатирәләрне юллаулары дәвам итә. Җиңүнең 75 еллыгы, Аксубай районы төзелүгә 90 ел һәм безнең яраткан «Сельская новь» газетасының беренче саны басылып чыгуга 90 ел тулу елында без бик күп проектларны гамәлгә ашырдык, шул исәптән «Җиңүнең 75 еллыгына» сәхифәсе астында фронтовикларның истәлекләрен бастырдык, якташларыбыз язмышы, авылларыбыз тарихы турында сөйләдек.

Пандемия аркасында без «Сельская новь» газетасының 90 еллыгын күләмле итеп билгеләп үтә алмадык, әмма юбилей уңаеннан газетада, сайтта, социаль челтәрләрдә бик күп конкурслар үткәрдек.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясенең яңа ачылган яр буенда, юбилей хөрмәтенә 90 төп агач үсентесе утыртуы да истәлекле вакыйга булды. Безгә ышаныч белдергәннәре өчен Аксубай урман хуҗалыгына һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлебез.

Район газетасының басма версиясе өчен ел конкурсларда җиңүләр белән дә истәлекле булды. Редакция беренче дипломны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Төбәк бүлегеннән алды – мөхәррир Людмила Жаренова «МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР: ТАТАРСТАН-2019» фотолар конкурсында «Һәркемгә үрнәк» номинациясендә җиңүче булды, икенче җиңүне хәбәрче Зинаида Леонтьева яулады. Ул җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы журналистлар республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясеннән Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Әмма безнең өчен иң зур бүләк – ул сезнең газетага ышанычыгыз. Сезнең арада район газ е т асын оз ак еллар дәвамында алдыручылар да, безнең укучыларыбыз аудиториясенә яңа гына кушылучылар да бар. Сезнең һәркайсыгыз безнең өчен кадерле.

Җомга иртәсе безнең өчен редакциягә иң тугры укучыларыбыз – газетаны мөхәррияттән яздырып алучы пенсионерларның килүеннән башлана һәм бу безнең өчен бик тә күңелле. Сезнең позитив энергиягез һәм теләкләрегез безгә көч бирә. Без үзегезне борчыган мәсьәләләр турында безгә язарга чакырабыз, чөнки сез үзегез генә хезмәтләргә һәм ведомстволарга мөрәҗәгать итә алмыйсыз бит. Район газетасы хәбәрчеләре сезгә белгечләрдән җавап табарга ярдәм итәчәк.

Без яңа елда да сезнең кәефне төшермәскә тырышырбыз. Язылу кампаниясе чорында безгә ярдәм кулы сузган район җитәкчелегенә, шәхсән район башлыгы Камил Гилмановка, Аксубай универсаль технологияләр техникумы, «Волга Селект» һәм «Аксубай » агрофирмалары җитәкчеләренә (алар оешма хисабына үзләренең иң яхшы хезмәткәрләренә район газетасына язылу рәсмиләштерделәр), урман хуҗалыгы, полиция, китапханәләр, район хакимияте, «Кояшкай» балалар бакчасы, «Ак Барс» банкы коллективларына рәхмәтебез чиксез. ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин менә инде икенче язылу кампаниясендә районның дин оешмаларына альтернатив язылу бүләк итә – редакция мәчетләр һәм чиркәүләргә хәйрия ярдәме күрсәтүчедән газеталар алып килә.

 Барыгызга да рәхмәт!

 Сезгә тирән ихтирам белән Людмила Жаренова һәм безнең бердәм командабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X