Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Газетага язылуда акчаны ничек янга калдырырга?

«Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарына язылу һәм сату өчен файдалы шартлар тәкъдим итәбез.

Редакциядә – арзанрак

Без 2021 елның I яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарына язылу буенча көзге акция башлап җибәрәбез.

Редакция район газетасына 450 сумга альтернатив язылу (тәкъдим 2020 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә, 2020 елның 1 ноябреннән бәяләрнең 470 сумга кадәр артуы көтелә) рәсмиләштерергә һәм газетаны редакциядән килеп алырга тәкъдим итә. Игътибар! Узган яртыеллыкта газетаны редакциябездә яздырган пенсионерлар өчен без «иске бәя» бүләк итәбез – 2020 елның 13 ноябренә кадәр альтернатив язылу бәясе 450 сум. Газетага махсус бәядән безнең редакциядә язылырга мөмкин: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт.

Бушлай алдыру мөмкинлеге бар

Гәзитне редакциядән бушлай алырга теләүчеләр өчен аерым тәкъдим! Сез үз егезнең 10 күршегезгә – бер урамда, үзегез яшәгән күп фатирлы йортта һәм янәшәдә урнашкан аерым йортларда яшәүчеләр өчен газета-журналларга язылу оештырасыз, ә без сезгә район газетасына бушлай язылу бүләк итәбез.


Андрей Ильмухин, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкчесеурманчысы:

Язылуны коллектив белән рәсмиләштерү отышлы – акчаны янга калдыру коллективның һәр әгъзасы өчен 300 сумнан артык тәшкил итә һәм ул сизелерлек. Редакция безгә газетаны сан басылып чыккан көнне юридик адреска китерә.


 

Газетаны эш урныгызга китерәчәкбез

Хезмәт коллективлары өчен тәкъдим дә актуаль булып кала – без сезгә газетаны эш урынына сан басылып чыккан көнне китереп бирергә әзер. Моның өчен 2021 елның I яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарына 10 хезмәткәрнең язылуы шарт булып тора. Илтеп тапшыру белән газета бәясе 500 сум. Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә.


Федор Васюткин, пенсионер:

Хәзер инде газетаны күпме еллар дәвамында редакциядә яздыруымны хәтерләмим дә. Беренчедән, мин газетага мөхәррияттә язылып, акчаны янга калдырам, икенчедән, җомга көне мине район газетасының яңа саны артыннан җыенып өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итә, ә өченчедән, бу көнне мин газетаны үзем кебек мөхәррияттә язылып алдыручы яшьтәшләремне, танышларымны очратам. Редакция бинасы янында эскәмияләр булуы да яхшы, утырып ял итәсең, аралашасың.


Өчләтә файдалы

Сезнең үз сәүдә ноктагыз бармы? Сезгә «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарын ваклап тарату буенча хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итәбез. Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы – сатып алучы ипи алырга килә һәм район газетасын сатып ала, газетаның яңа санын алырга килә – икмәк сатып ала. Ә сезгә – өчләтә файдалы: сезнең өстәмә сатып алучыларыгыз барлыкка киләчәк, район газетасын сатуга өстәмә хак куясыз һәм, моннан тыш, без сезнең рекламаны газетабызның басма версиясендә һәм аның электрон мәйданчыкларында отышлы бәядән урнаштырабыз. Сәүдә ноктасына кадәр китереп бирү вариантларын карыячакбыз. Газеталарны ваклап сату мәсьәләләре буенча шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә. Тел.: 2-84-52, 2-74-06.

Газетаны кайда сатып алырга?

Редакция газетаны ике сәүдә ноктасында ваклап сата. Район үзәгендәге Кызыл Армия урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан «Аркада» һәм Киров урамы, 37 «В» адресы буенча урнашкан «Успех» кибетләре безнең партнерларыбыз булып торалар. Биредә сез безнең «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарын 20 сумга сатып ала аласыз. Газетаны шул ук бәядән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 нчы йорт адресы буенча сатып алырга мөмкин.

Наши партнеры

 

Әгәр сез гәзитне почтальон аша алырга күнеккәнсез икән

«Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарына 2021 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә. Газетаны сез традиция буенча почта аша да яздыра аласыз. Почтальон газетаның яңа саннарын сезнең өегезгә алып киләчәк. 6 айга язылу бәясе – 756 сум. Газетага язылуны хат ташучылар аша, почта бүлекчәләрендә яки өйдән чыкмыйча гына, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша, «Вакытлы матбугатка язылу» бүлегендә яки Россия Почтасы сайты аша онлайн-язылып рәсмиләштерергә була.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев