Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Газетадан үрелгән кәрзиннәр белән гөмбәгә

Иске Ильдеряк авылында газетадан торбачыклар ясап кәрзиннәр үрәләр.

Авыл халкын бу сәнгатькә клуб мөдире Елена Пикалова өйрәтә.

Авыл мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе ачылды. Анда үрелгән самавыр, вазалар, кәрзиннәр, чишмәләр, сумкалар, шкатулка, салфетка кую өчен җайланмалар, панно, хәтта чыршыдан ясалган шарлар һәм чәчәкләр дә бар.

- Бу идея миңа пандемия вакытында килде. Мин үзем һәм халык белән ни белән шөгыльләнергә икәнен белмәдем. Интернетта төрле мастер-класслар эзли башладым һәм газетадан торбачыклар ясап төрле әйберләр үрүгә тукталдым. Шулай итеп «Өйдә утырабыз- күңелсезләнмибез!»- исемле проект барлыкка килде,- дип сөйләде Елена хәбәрчебезгә. Ул шулай итеп,авыл халкы өчен мастер-класслар яза башлый Ә мәдәният учреждениеләренә массакүләм чаралар үткәрергә һәм клуб стеналарында ял итәргә рөхсәт иткәч, шунда ук Еленадан офлайн өйрәнергә т е л әү ч е л ә р дә т а б ы л д ы . Бүген түгәрәккә 30 яшьтән алып ун хатын-кыз йөри, аерым бер төркемдә укучылар да шөгыльләнә. Түгәрәккә йөрүчеләр параллель рәвештә төрле концертларга да әзерләнә. Үрү өчен материалны барысы да ясый. Хәзер Иске Ильдеряклылар макулатура тапшырмый, ә аны клубка алып баралар. - Башта ситсалы үрүне,аннары бер һәм ике торбачыктан үрүне үзләштердем. Әйтик, декоратив пасха йомыркасы өчен бер кәрҗин ике көн эчендә үрелде, – дип уртаклашты оста. – Төрле техникаларны үзләштерсәң, бу һөнәр белән шөгыльләнергә һәм хәтта акча да эшләргә була. Эш авыр да, чыгымлы да түгел – бары тик торбачыклар ясау өчен агач таяк,клей һәм махсус буяу кирәк.Ә мастер-классны, Елена барлык теләүчеләр өчен бушлай үткәрергә вәгъдә бирде. Сезгә, бары тик Иске Илдерәк авылына килергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев