Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Газ челтәрләренә тоташтыруны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак

Элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде.

2022 ел ахырына социаль газлаштыру программасында катнашучылар дәүләт хезмәтләре порталында газ челтәренә тоташтыру турында килешү төзи алачак. Бу карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.

«2022 ел ахырына газ челтәрләренә тоташтыру турындагы килешүне дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә һәм имзаларга мөмкин булачак. Мондый мөмкинлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле күрсәтмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады», - диелә РФ Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде. Ә килешүне имзалау өчен мөрәҗәгать итүче шәхсән газ компаниясенә килергә яки почта (гадәти яки электрон) буенча килешүнең имзаланган нөсхәсен җибәрергә тиеш булган.

Бу карар социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру планының бер өлеше булып тора. Аның ярдәмендә 2030 елга төбәкләрне газлаштыру дәрәҗәсе 82,9 процентка җитәчәк, ә гражданнар газ челтәрләренә тизрәк һәм азрак чыгымнар белән тоташа алачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X