Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гасырлык юбилей да, экология фестивале дә

Аксубай үзәк китапханәсенең йөз еллык юбилее һәм ТР урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев истәлегенә «Уяну» экологик фестивале зур бәйрәм буларак узды.

Китапханә каршындагы мәйданчыкта һәм Гуляев скверында төш вакыты якынлашканда китап укучылар белән кызу эш колач алды.

Алар тематик мәйданчыкларны кызыксынып күзәттеләр, алар җирлегендә истәлеккә фотога төштеләр, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын карадылар. 


 

ТАРИХ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ ҖӨМЛӘ БЕЛӘН

Аксубай районында беренче иҗтимаги китапханә – волость уку йорты – 1919 елда ачылган. Ул Дәүләт банкы бинасында (1912 елда төзелгән) урнаша һәм берничә дистә китаптан торган, аларның бер өлешен җирле рухани Александров тапшыра, бер өлешен алпавыт Морковниковтан алалар.

Беренче китапханәче Сергей Петров була. 1930 елда волость уку йорты район китапханәсе итеп оештырыла. Китапханә Бөек Ватан сугышы елларында да тулылана. 1944 елга аның фондында 2 меңгә якын китап исәпләнгән.

Тормыш нинди генә авыр булмасын, кешеләр укуга тартылалар – китап укучылар саны арта. Китапханә ишелгән Аксубай чиркәве кирпечләреннән төзелгән Мәдәният йорты бинасында урнаша. 1950 елда балалар китапханәсе ачыла. Монда үз эшләренең чын энтузиастлары эшләгән.

БАРЫСЫ ДА НӘРСӘДӘН БАШЛАНДЫ

Тематик күргәзмәләрдә районның һәм китапханәнең техник үткәне турындагы материаллар тәкъдим ителгән иде. 

Яшь буын вәкилләре иске хәреф басу машинкаларын, элемтә чараларын, китапханәнең ретро-техникасын кызыксынып күзәттеләр.

Шунда ук – тарих битләре – ул чакта «Колхоз гәзите» дип аталган, безнең хезмәттәшләребез социалистик ярышларда хезмәтчәннәрнең нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләгән гәзит төпләнмәләре. «Уку йорты» районда китапханә эшенең беренче адымнарын тәкъдим итте.

Монда халык революциядән соң китап укырга килгән Аксубай авылы йорты мохитен булдырганнар: өстәл өстендә кызыл япма, керосин лампасы, борынгы китаплар, Ленин портреты, хәтта амбар китабы да бар, аның буенча бу мәдәният учреждениесе оешкан елларда нәрсәләргә ия булуын белергә була иде. 

ГУЛЯЕВ СКВЕРЫНДА КӨЗ 

Бәйрәмгә килүчеләрне Гуляев скверы төрле төсләр белән каршы алды. Ишек төбендә үк умартачылар бәйрәм кунакларын төрле чәчәкләрдән, куаклардан җыелган бал белән сыйладылар. «Эко- алан» табигать байлыкларыннан сыгылып торды.

Аның вәкилләре тантанада катнашучылар белән викториналар үткәрделәр. Монда ук «Кояшкай» балалар бакчасының кул астында булган материаллардан әйберләр ясау буенча «Эко-эшләнмәләр» дәресе үтте.

Кайнап торган «Самавыр җәннәте» барысын да чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады. Мастер-класслар мәйданчыгы яшь рәссамнарны һәм агачка уеп рәсем төшерүчеләрне үзенә җыйды. 

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН КОТЛАУЛАР 

100 еллык юбилейга һәм экофестивальгә рәсми кунаклар күп килде.

– Электрон вариантлар пәйда булу белән, китаптан баш тартырга җыенмыйбыз, – дип үз фикерен белдерде район башлыгы Камил Гилманов. – Китапханәләр системасы үсә. Республика программалары ярдәмендә без үзебезнең бөтен китапханәләрне дә тиешле нормага китердек.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Ирина Телешева үз тирәсендә районда китапханәләр эшен уңышлы алып барган чын иҗат коллективын туплады. Бәйрәм белән, Сезне! Район җитәкчесе җирлекара китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага, китапханәчеләр – Беловка китапханәсе китапханәчесе Евгения Кожемановага, Мюд китапханәчесе – Зөлфирә Вәлиевага, Иске Ильдеряк китапханәчесе – Людмила Глазковага Мактау грамоталары тапшырды.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтәхова аксубайлыларны җылы тәбрикләде.

– Мәдәният министры исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм. Аксубай җирендә бу бина юкка гына 100 ел эшләп килми, биредә үз эшенә бирелгән иҗади кешеләр хезмәт куя. Аларның тырышлыгы белән Аксубай китапханәсе – республикада алдынгылар рәтендә.

Камил Гилманов мәртәбәле кунакка районда мәдәниятне үстерүдә ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Алсу Мифтәхова үз чиратында Аксубай үзәк китапханәсе коллективын ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Мәдәният министрлыгыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Үзәк китапханә китапханәчесе Гөлфия Низамова, баш хисапчы Наталья Захарова, балалар китапханәсе китапханәчесе Фәридә Мәхмүтова, Яңа Дума китапханәсе китапханәчесе Рузилә Абдушева. 

Тантана гаеплеләрен ТР Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина кайнар котлады.

– Шундый матур китапханә өчен, китапханә эшен үстерүгә күп көч куйганыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Республика балалар һәм үсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Республика балалар китапханәсенең фәнни-методика бүлеге баш китапханәчеләре Люция Гелметдинова, Елена Шилячкова, Республика традицион мәдәният үзәге мөхәррире Евгения Шмелева матур теләкләр белән чыгыш ясадылар. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов, Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие Андрей Ильмухин китапханә коллективын һәм китап укучыларны гасырлык юбилей белән котладылар.

Соңгысы бәйрәмгә зәңгәр чыршы үсентеләре алып килде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов үз чыгышында китапханә коллективына һәм аның җитәкчесе Ирина Телешевага тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул хуҗалык мөдире Андрей Дмитриевка, Аксубай китапханәсе методистлары Анна Бикмуллинага, Анастасия Дмитриевага Мактау кәгазьләре тапшырды. Импровизацияләнгән сәхнәдән Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаевтан, район мөхтәсибе ярдәмчесе Илнур Сәйфетдиновтан тәбрикләү сүзләре яңгырады. Тантана шатлыклы мохиттә үтте. Әлеге бәйрәм истәлеге итеп Ирина Телешева ТР Милли китапханәгә, ТРның Балалар һәм үсмерләр китапханәсенә, шулай ук тантанага килгән күрше районнар китапханәләре директорларына зәңгәр чыршы үсентеләре бүләк итте.

Шулай ук үзара хезмәттәшлек өчен Әлфия Нурхәмитова җитәкчелегендәге Аксубай туган якны өйрәнү музеена, Алсу Заһидуллина җитәкләгән «Кояшкай» балалар бакчасына һәм рәссам-оста Андрей Бикмуллинга чыршы үсентеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Китапханә директоры хезмәтләре өчен үз коллективына, котлаулары, бүләкләре, ярдәмнәре һәм игътибар күрсәткәннәре өчен килгән кунакларга чын күңеленнән рәхмәт белдерде.

Бәйрәм кысаларында китапханәләр системасында узган бәйге җиңүчеләрен дә котладылар.

Бәйрәмнән күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев