Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гариза тапшырырга өлгер

    Агымдагы елның 1 октябреннән 3 яшькә кадәр һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга айлык яки бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен гаризалар кабул ителмәячәк.

    ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Владимир Тимофеев, 3 яшькә һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алуга хокуклы, дип искәртте.

    – Түләүләрне тәкъдим итү турындагы гаризаны 2020 елның 30 сентябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, яисә КФҮгә яки ПФР Идарәсенең клинтлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта гариза тапшыручының һәм баланың барлык мәгълүматларын, шулай ук банк реквизитларын дөрес итеп күрсәтергә кирәк, – дип белдерде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: