Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гариза тапшыру – Дәүләт хезмәтләре порталы аша

Татарстан Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга гариза тапшырмыйча гына айлык акчалата түләүләр билгели башлады.

Агымдагы елның апрель аеннан Пенсия фонды пенсияләрне һәм пособиеләрне дистанцион билгеләүдә, шулай ук кирәкле мәгълүматларны соратып алуда гражданнарга ярдәм итү мөмкинлеге биргән чараларны гамәлгә ашыра. ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев, агымдагы елның 28 июленнән инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүләр актив режимда билгеләнә, дип хәбәр итте.

– Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле, хәзер гаризаларны шәхсән рәсмиләштерергә кирәкми. Моны Дәүләт хезмәтләре сайтында электрон рәвештә эшләргә мөмкин. Барлык документлар да инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары буенча, Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан рәсмиләштерелә. Айлык акчалата түләүләр билгеләү турындагы белдерү Дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинетына, электрон почта адресына (әгәр дә ул булса инде), яисә смс-хәбәр белән киләчәк, – дип хәбәр итте Владимир Тимофеев.

ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте белгечләре ассызыклаганча, хәзерге вакытта инвалидлыкны ачыклау процедурасы шулай ук читтән торып, бары тик медицина учреждениеләре документларына нигезләнеп башкарыла, инвалидка медицина-социаль экспертиза бюросына бару кирәкми. Мондый вакытлыча тәртип эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кертелде һәм ул 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев