Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Галимнәр Россиядә ковид йоктыручылар саны тиздән иң югары ноктага җитәчәген фаразлады

Рәсми статистика буенча бу 5 февральдә билгеле булачак: нәкъ менә шул вакытта тестлаштыру үткәргәннән соң коронавирус йоктырган 85 меңнән артык кеше ачыкланачак.

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 22 гыйнварда максималь күрсәткечкә җитәргә мөмкин, дип белдерделәр Вашингтон университеты каршындагы Сәламәтлекне бәяләү һәм сәламәтлек күрсәткечләре институты (IHME) галимнәре. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аларның моделе нигезендә, рәсми статистика буенча бу 5 февральдә билгеле булачак: нәкъ менә шул вакытта тестлаштыру үткәргәннән соң коронавирус йоктырган 85 меңнән артык кеше ачыкланачак.

Сәламәтлек саклау системасына иң зур йөкләнеш 10 февральгә туры килер дип көтелә, ул чагында пациентларга уртача алганда 133 меңнән артык урын кирәк булырга мөмкин.

Америка галимнәре фикеренчә, коронавирустан үлүчеләр саны әлегә кимүен дәвам итәчәк. Алар февраль урталарында әлеге чирдән вафат булучыларның бераз артачагын фаразлый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев