Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Галимнәр ракның нык торучанлык сәбәбен ачыклаган

Яман шеш күзәнәкләрен химиотерапия йогынтысына каршы килми торган кушылмалар билгеләнде.

Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Халыкара тикшеренүчеләр төркеме күзәнәкләрнең ферроптозга тотрыклылыгы феноменын өйрәнде. Алар мембрана составында липидлар оксидлашу аркасында һәлак була. Онкологик авыруларның күп кенә формалары вакыт узу белән бу процессны булдырмый торган механизмнар эшләп чыгара.
Гадәттә, яман шеш күзәнәкләренә антиоксидант фермент буларак глутатионперксидаза-4 (GPX4) булыша. Тик аны блокировкалау препаратларын кулланганда да еш кына тиешле нәтиҗә китерми.

Галимнәр липидларның оксидлашуына комачаулый торган – FSP1 молекуласы яңа кушылмасын таба алган. Үз чиратында, аны эшләп чыгаруны тагын бер фермент– N-миристоилтрансфераза (NMT) тәэмин итә. Шулай итеп, яман шешнең авыр бирелүче химеотерапия формаларын дәвалау өчен NMT тәэсирен киметә торган препарат кирәк.

«< ... > FSP1, GPX4, NMT яки барлык өч комбинация нигезендә ферроптозны стимуллаштыра торган дәвалау ысуллары киләчәктә клиник куллану өчен зур потенциалга ия», – дип белдерде эш авторларының берсе Андреа Гойя Грочин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек табиблар картаюның яман шеш үсешенә ничек комачауларга мөмкин икәнлеген белгәнлекләрен хәбәр иткән иде.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев