Аксубаево
  • Рус Тат
  • Галимнәр лямбда-Covid-19 штаммының югары йогышлылыгы турында кисәтә

    Беренче тапкыр Covid-19'ның әлеге төре Перуда ачыкланган иде.

    Коронавирусның лямбда-штаммы иммунитетка бирешми торган һәм югары йогышлы вирус төре булып тора. Бу хакта Япония галимнәренең biorxiv"та бастырылган тикшеренүләрендә хәбәр ителә.

    Тикшеренүчеләр бу штаммның организмны саклау механизмнарын җиңә торган мутациягә ия булуын аңлатты.

    Беренче тапкыр Covid-19'ның әлеге төре Перуда ачыкланган иде. Бер атна элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы лямбда-штаммның 30дан артык илдә таралуын хәбәр иткән иде. 

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: