Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Галимнәр коронавирустан үлем ихтималын алдан ачыклый алачак

Тикшерү үткәрергә ясалма интеллект ярдәм итәчәк.

Ясалма интеллект ярдәмендә коронавирус авыруының ничек узуын алдан ук ачыклап булачак. Бу хакта Nature Medicine журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүне халыкара галимнәр һәм медиклар төркеме үткәргән. Белгечләр бөтен дөнья буенча 16 мең зарарланган кеше турында мәгълүмат җыйганнар һәм анализ үткәргән. Федератив ысул дип аталган тестны кулланып, ясалма интеллект ИВЛда булган пациентларга кирәкле булган кислород күләмен санап чыгарган. Шулай ук ковид белән хастаханәгә эләккәч, дәвалана алмыйча үлү очрагын да белә алган.

Галимнәр мондый тестның төгәллеге 95 процент, ди. Гомумән алганда, мондый төр тикшерү биш континентта сыналган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X