Аксубаево
  • Рус Тат
  • Галимнәр иммунитетның коронавирусны тиз оныту сәбәбен ачыклаган

    Covid-19 хәтернең В-күзәнәкләрен эшләп чыгара торган үзәкләре эшчәнлегенә комачаулый.

    Covid-19 коронавирусының катлаулы формалары булганда иммунитетның артык активлашуы һәм аның эшчәнлегендәге башка тайпылышлар бу вируска озак вакыт антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә торган күзәнәкләр барлыкка килүгә комачаулый. Әлеге нәтиҗәне Америка галимнәре ясаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

    Гарвард университеты профессор Шив Пиллаи һәм аның хезмәттәшләре коронавирусның катлаулы формаларын кичергән яки бу авырудан вафат булган пациентларның лимфа төеннәрендә ниләр булганын тикшергән.

    Ачыкланганча, коронавирус лимфа төеннәрендә иммун реакциясен эшләп чыгаруны тизләтә торган герминатив үзәкләрнең эшен боза. Бу үзәкләр юкка чыкканнан соң, алга таба контакт булганда вирусны тиз танып ала торган В-күзәнәкләр кала.

    Covid-19 булганда күп күләмдә TNF аксымы тәэсирендә герминатив үзәкләр формалашмый. Әмма бу матдәне антитәнчекләр белән нейтральләштергәч, авыру тычканнарның организмында аларның герминатив үзәкләр яңадан эшли башлаган.

    Биологлар фикеренчә, коронавирустан вакцина ясаганда инфекциянең бу үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк.  

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: