Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Галимнәр: D витамины коронавирустан үлем куркынычын киметергә мөмкин

Бостон университеты белгечләре D витамины җитәрлек булган авыруларда начар клиник нәтиҗәләрнең шактый түбән булуын ачыклаган.

Организмда D витамины җитәрлек дәрәҗәдә булганда үлем куркынычын яки коронавирус инфекциясе авыр агымын киметергә мөмкин. Бу хакта Бостон университеты галимнәренең басылып чыккан тикшеренүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр хастаханәгә кергәндә 235 пациенттан кан үрнәкләрен алалар һәм сывороткада (D витамины дәрәҗәсе маркеры) 25 гидроксивитаминын үлчиләр. Аннары алар пациентларда авыру барышын күзәтәләр, кандагы ялкынсыну маркерын — С-реактив аксымны һәм инфекция белән көрәшергә ярдәм итә торган иммун күзәнәкләрнең санын билгелиләр.

Тикшеренүчеләр D витамины (миллилитрга 30 нанограммадан да ким булмаган) җитәрлек күләмдә булган авыруларның начар клиник нәтиҗәләр куркынычы шактый түбән булуын ачыклаган. Әйтик, D витамины җитәрлек санда булган 40 яшьтән өлкәнрәк пациентларның витамин дефициты булган пациентларга караганда үлем ихтималы 51,5 процентка кимрәк булган. 

«Бу тикшеренү D витамины җитәрлек дәрәҗәдә булганда өзлегүләрне, шул исәптән соңгы нәтиҗәдә, Covid-19 инфекциясеннән үлем очрагын булдырмый калырга мөмкин дигән турыдан-туры дәлилләр бирә», - дип җиткерә тикшеренү җитәкчесе, Бостон университеты медицина мәктәбенең физиология, биофизика һәм молекуляр медицина профессоры Майкл Холик.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X