Аксубаево
  • Рус Тат
  • Галим-якташ хөрмәтенә шахмат турниры

    Яңа ел бәйрәмнәрендә шахмат сөючеләрне кызыклы чара көтә.

    2021 елның 6 гыйнварендә Кече Сөнчәле авылы клубында Сөнчәле авылында туып үскән күренекле галим – физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСР һәм Чуашстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Сергей Абруковның тууына 100 ел тулуга багышланган шахмат буенча ачык раштуа турниры узачак.

    Турнир катнашучылары авыл клубында оештырылган бөек якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы күргәзмә экспозиция белән таныша алачак. Шахмат ярышлары сәгать 10:00 да башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: