Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Галим: Вакытыннан алда картаю Covid-19 нәтиҗәсе булырга мөмкин

70 процент пациентның, хәтта әгәр алар җиңел формада авырып китсә дә, кайбер эчке органнарның патологияләре күзәтелә, ди табиб.

Коронавирус авыруы һәм вакытыннан алда картаю арасында элемтә табылды. Бу хакта Джордж Мейсон университетының Система биология мәктәбе профессоры Анча Барановка сылтама белән РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, организмның вакытыннан алда картаюы хәтта ковид белән җиңел формада чирләүчеләрдә дә күзәтелә.

«Хәтта бик җиңел авырган кешеләрнең дә 70 процентында кайбер эчке органнарның патологиясе күзәтелгән. Тик төп патология йөрәк авыруы түгел, ә нигездә бавырга ашказаны асты бизенә зыян килә. Гадәттә мондый диагнозларны 60 яшьтә куялар, ә ковид белән авырган кешеләр арасында — 40 яшьтә», — дип аңлатты ул.

Коронавирус авыруыннан соң булган нәтиҗәләрне җентекләп өйрәнү өчен күбрәк тикшеренүләр үткәрергә кирәк, дип саный Баранов.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев