Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаиләдә тәрбияләнүгә җитми инде

    Мәскәүдә узган «Һәр бала гаиләгә лаек» VIII Халыкара форумда республика вәкилләре дә катнашты.

    Аксубай районын тәрбиягә алынган балаларны карауда тәҗрибәсе зур булган ана, «Якын кешеләр» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе Татьяна Максимова ире Михаил белән һәм Галина Липатова тәкъдим итте.

    Ике гаиләдә дә «үзенчәлекле» балалар тәрбияләнә. Форум мәйданчыгында бер өстәл артында балалар үсеше өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре үсешләрендә тайпылыш булган балалар белән эшләү проблемалары, мондый балаларны социальләштерү мәсьәләләре буенча югары профессиональ дәрәҗәдә фикер алышты.

    – Мондый форумда мин беренче тапкыр 2016 елда катнашкан идем, – дип сөйли Татьяна Михайловна. – Дүрт ел элек чит ил белгечләренең “үзенчәлекле” балалар үсешенең уңай динамикасында исбатланган алымнарына ышандым. Ул вакытта Мәскәүдән белемемне арттырып һәм, балалар үсешендә без үз максатыбызга ирешә алачакбыз, дигән ышаныч белән кайттым. Балаларыма ярдәм итү өчен мин педагог-психолог белгечлегенә укыдым. Быелгы форум да мине кызыксындырган бик күп сорауларга җавап бирде, алга таба балалар белән эшләр өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алдык.

    Галина Липатова өчен аның ялгызы гына түгеллеген белү мөһим булган. Мәйданчыклар эшендә катнашу, башка әниләр белән танышу, аралашу, үзеңнең проблемаларың һәм шатлыкларың белән уртаклашу аның өчен бик кызык булган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: