Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаилә тормышын алар туйда коллажда сурәтлиләр

    Якшәмбе көнне Савельевлар гаиләсендә дә Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр.

    Күп балалы әни – блогер Алена Савельеваны районда күпләр белә.

    Ул үз блогын алып бара, балалары турында сөйли, Интернетта бизнес уңышлары белән уртаклаша.

    Ире Александр белән алар өч бала – 8 яшьлек Стасны, дүрт яшьлек Еваны һәм өч яшьлек Савелийны тәрбиялиләр. Февраль аенда аларның гаилә корып яши башлауларына 10 ел тула.

    Алена аларны язмыш очраштыруы турында сөйләде. Кырыс кысаларда тәрбияләнгән кызның хәтта клубка да чыкканы булмый. Бер тапкыр апасы белән дискотекага җыеналар, тик тегесе кире уйлый. Апалары йокларга яталар, ә Аленаны йокы алмый. Күңелендә ниндидер дулкынлану була. Кыз киенеп, дус кызлары белән очрашу нияте белән урамга чыгып китә. Булачак ире белән нәкъ шул кичне танышалар.

    – Саша белән очрашкач, аның минем җанымның яртысы булуын шунда ук аңлап алдым. Бер елдан соң без очраша башладык. Беренче көннән үк уртак тормышка планнар кордык, гәрчә ул вакытта безнең икебезгә дә 17 шәр яшь кенә иде. Барасы турында сөйләштек, ничә балабыз булуы, ничек яшәячәгебез, өй эчендә нинди уңайлыклар тудыруыбыз, йорт яны территориясен төзекләндерүебез хакында, – дип уртаклашты Алена.

    Шуңа күрә туйда тамада яшьләрдән хыял коллажын сурәтләүне сорагач, ак кәгазьдә ике катлы йорт, өч бала – ике малай һәм бер кыз, эт һәм бакча пәйда була.

    Дүрт ел очрашып йөриләр, сөйгәнен ул армиягә озата, көтеп ала.

    Ирле-хатынлы Савельевлар өчен гаилә тормышында әти-әниләре үрнәк булып тора. Аленаның әти-әнисе 39 ел бергә гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Александрның әти-әнисе 34 ел бергә. Ир белән хатын ике яктан да әтиәниләренең бер-берсен хөрмәт итеп, тату гомер итүләрен билгеләп үтәләр.

    – Без тормыш алып бару, балалар тәрбияләү серләренә әтиәниләребездән өйрәнәбез, – дип уртаклаштылар Алена белән Александр.

    Туйдан соң бер ел узгач ир белән хатын, балалар өчен йорт яны территориясендә уйнап үсү күпкә яхшы булачагын күзаллап, өй төзү турында уйлана башлыйлар. Карар кабул итеп, хыялларын тормышка ашыруга керешәләр. Ә гаиләдә өч бала пәйда булгач, өй төзүне тизләтергә туры килә.

    Савельевлар хыялларын ун елдан да кимрәк вакыт эчендә тормышка ашыралар.

    Ир белән хатын алты ел буе өй җиткезә, ә ел ярым элек өй туе уздырганнар.

    Күп балалы гаилә үз өйләрендә уңайлы, иркен булуына сөенеп туя алмый. Чөнки ике бүлмәле фатирда өч бала белән кысанрак була. Алена йортның нигезеннән алып түбәсенә кадәр, һәр эшнең уңган иренең үз куллары белән башкарылуын горурланып билгеләп үтте. Гаилә башлыгы белгечлеге буенча электрик, ә Алена – педагог. Күп балалы ана күптән түгел мәктәптән киткән. Ә Интернетта бизнес белән тәүлек буе өйдә булыр өчен шөгыльләнә башлаган.

    – Өйдәге кайбер эшләрне үзем башкарырга өлгерәм, ярдәмчеләрем – робот-пылесос, кер, савыт-саба юу машиналары бар, – дип сөйли яшь әни.

    Гаилә башлыгы беренче көннәрдән үк өйдәге авыр эшләрне үз өстенә алып кына калмый, азык-төлек сатып алуда да булыша, хисапларны түли, балаларны бакчага, мәктәпкә илтә. Иренең шулай булышуы хатыны өчен терәк һәм ышанычлы тыл, моңа хәтта аларның танышлары да гаҗәпләнә.

    Бер-берсенә ярдәм итәргә, барысына да өлгерергә омтылган әти-әнидән үрнәк алып, өч бала да һәр нәрсәгә җаваплы карарга тырыша.

    Балаларның бурычы – уенчыкларны җыештыру, бүлмәләрне тәртиптә тоту, урын-җирне җәю, савыт-сабаны юу машинасына салу, киемнәрне шкафка төреп кую.

    Күп балалы ана өч бала тәрбияләүнең авыр түгеллеген таный. Бер-бер артлы тагын ике баласы дөньяга килгәч, күпкә җиңелрәк була. Моны ул болай аңлата:

    –Беренчедән, мин үзем һәр нәрсәгә җиңелрәк карый башладым. Ана буларак, үземә таләп кимеде. Мин ничек кенә идеаль әни булырга тырышсам да, аның шулай килеп чыкмавын аңладым. Мин дә кеше, мин дә ялгыша алам. Әмма тормышның барлык өлкәләрендә дә син тыныч һәм гармонияле булсаң, ул балаларда да чагыла. Алар тыныч, аралашучан, ачык, болар барысы да үзара бәйләнгән. Моннан тыш, мин үскән гаиләдә әти баш иде, соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтте. Тик хәзер, ир хатыны һәм әни булгач, хатынкызның зирәклеге ир-атны кирәкле юнәлешкә җибәрә алуын аңлыйм.

    Алена үзен – илһамландыручы, ә аның барлык хыялларын тормышка ашыручы ирен тылсымчы, дип атый. Ә Александр хатынының, синең уйларың нәрсәдә, дигән соравына һәрвакыт: синең хыялларыңны тормышка ашырыр өчен ничек күбрәк акча эшләп табу турында, дип җавап бирә.

    Савельевлар әле яшь әти-әни, әмма балалар тәрбияләүдә иң мөһиме шәхси үрнәк, дип саныйлар алар.

    Алена үзенә хас булган максатка омтылыш, сабырлык, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын балаларына да тапшырыр өчен үз өстендә күп эшләвен таный. Яшь әнидә күпме зирәклек булуы шаккаттыра. Ул һәрчак ирен балаларына үрнәк итеп куя, әтиегезнең кулы алтын, ул барысын да булдыра, ул иң акыллы, иң игелекле, иң яраткан әти, дигән сүзләрне кабатлаудан туктамый.

    Ир белән хатын арасында иң мөһиме – мәхәббәт һәм хөрмәт, дип саныйлар алар. Ә танышкан һәм яши башлаган елларда берберсен тәрбияләргә тырышуларын да яшермиләр.

    Алена ирен һич кенә идеаль итеп күрсәтергә теләми, ә аның иң яхшы кеше булуы соклану белән билгеләп үтә. Ун ел гомер эчендә алар ике якның да туганнарын бертигез итеп кабул итәргә, иң мөһиме тормыш тәҗрибәсе туплаган әти - әниләрнең әйткәннәрен тыңларга, аларның киңәшләренә колак салырга өйрәнгәннәр.

    Күп балалы әни яшьтән үк үз алдына: гаиләнең аның өчен һәрчак беренче урында булуын өстен итеп куйган. Ул аны беркайчан да карьерага алыштырмавы турында ныклы һәм ышанычлы рәвештә белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: