Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гаепләүчеләр 8 кешене атып үтергән Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый

Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Рамил Шәмсетдинов эше буенча фикер алышулар башлады.

Прокурорлар Байкал арты краендагы хәрби частьтә бергә хезмәт итүче солдатларны атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән хәбәр итә.

Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Шәмсетдинов эше буенча фикер алышулар башлады. Декабрь ахырында присяжный утырышчылар аны кеше үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепләде, шул ук вакытта аның мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үтте. Бу аңа гомерлек төрмә янамый дигән сүз.

Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл тапшырган вакытта мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә, сигез кеше һәлак була, тагын икесе авыр яралана. Ул бу гамәлен хәрби частьтә хакимлек иткән «бабайлык» һәм көчләүгә бәйләп аңлата. Шәмсетдинов үз гаебен таныды, психологик-психиатрик экспертиза аның организмында тайпылышлар тапмады.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X