Гаебен урында ук таныган
Аксубай җәмәгать судында исерек килеш руль артына утырган йөртүчегә карата эш материалы каралган.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 2022 елның 14 мартында гражданин А. 15 сәгать 30 минутта, юл кагыйдәләрен бозып, Иске Кыязлы авылы урамнарының берсендә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән, аны Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.
Ике шаһит катнашында алкотестор кулланып тикшерү уздырылган. Тикшерү нәтиҗәсе 0,505 мг/л алкоголь булуын ачыклаган, йөртүче моның белән килешкән. Суд машина йөртүчене Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе, 1 өлешендә каралган административ кагыйдә бозуда гаепле дип тапкан һәм аңа транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел 6 (алты) ай срокка мәхрүм итү белән 30000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф сыйфатында җәза билгеләгән.
Суд карары законлы көченә 2022 елның 26 апреленнән керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев