Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда иминлек дәресләре

    Гражданнар оборонасы буенча куркынычсызлык айлыгы чорында районның янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре укучылар өчен экскурсия үткәрделәр.

    В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә сыйныф сәгате узды, анда районның янгын сүндерү һәм коткару гаринизоны хезмәткәрләре кунакта булды.

    Укучылар янгын сүндерү бүлегенең көндәлек эшләре белән таныштылар. Янгын сүндерүчеләр укучыларга янгыннарга юл куймас өчен үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм чараларын ачык мисаллар белән аңлаттылар.

    Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Җиһангиров балаларга үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Ул порошок сыман һәм углекислоталы янгынсүндергечләрнең эш принциплары, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәре, янгын часте карамагында булган машиналар, алар белән ничек эшләргә кирәклеге, аларның нәрсәләр белән җиһазланган булуы турында сөйләде.

    Чакырылган кунак – Айдар Канәфин, укучылар белән өйрәнүләрнең ничек узуы, коткаручының көн саен нинди авырлыклар белән очрашуы белән уртаклашты. Айдар – Иваново янгын сүндерү-коткару академиясенең 4 курс студенты. Хәзерге вакытта ул безнең районда стажировка уза.

    Коткаручылар укучыларга янгын сүндерүдә кулланылган җиңнәрне күрсәттеләр, аларның эш принцибын аңлаттылар. Укучылар үзләрен янгын сүндерүче урынында хис итеп, янгынсүндергечне куллануда көчләрен сынап карадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: