Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гадәти көннәргә караганда бәйрәм көннәрендә кагыйдә бозучылар күбрәк

«Авыл таңнары “ редакциясе журналистлары районның дәүләт автоинспекторлары белән берлектә чираттагы рейдка чыкты.

Халыкта бәйрәм һәм ял көннәрендә тәртип бозучылар күбрәк була дигән фикер бар, шул исәптән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләр дә. Чынлыкта ничек икәнен безнең корреспондентыбыз ачыклады. 

Чынлыкта, бүген хәрәкәт интенсив түгел, – дип кисәтте дәүләт автоинспекторы Александр Семенов. – Статистика буенча, ял һәм бәйрәм көннәрендә тәртип бозучылар гадәттәгедән күп  түгел. Моны аның хезмәттәше  Илшат Сибгатуллин да раслады. Һәр  юл кагыйдәсен бозучыга юл-патруль хезмәтен китереп булмаганы да көн кебек ачык. Ә менә профилактик рейдлар юлда җитдирәк хокук бозуларны  ачыкларга ярдәм итә.

Светофорның яшел утына җәяүленең юл аша чыгарга тырышуын күзәтәбез, ә автомобиль йөртүче җәяүлегә юл бирмичә аның юлын кисә. Бу очракта инспектор жезл ярдәмендә әлеге машинага йөртүчегә туктарга дигән күрсәтмә бирде. Машина йөртүче инспектор белән бәхәсләшә башлады, ләкин кагыйдә бозуны полиция машинасының регистраторы беркеткән, җитмәсә бу әле  “Куркынычсыз шәһәр” программасы кысаларында куелган камерага төшерелгән.

Бәхәсләшү урынсыз -  машина йөртүче  кулына, юл кагыйдәсе бозу турындагы протоколны ала. Юл хәрәкәтендә катнашучы машина йөртүчеләрдә бәйрәмчә күтәренке кәеф сизелә, кайберләре документларыгызны күрсәтегез дигән тәкъдимгә шаярып җавап бирәләр. 

Бәйрәм үзенекен итә инде ул. Кызганычка каршы 3 машина йөртүченең документлары барсетка белән өйдә онытылып калуы ачыкланды.. Бер машина йөртүченең машинасы иминиятләштерелмәгән, икенчесе яңа машина сатып алган һәм аның рәсмиләштерү срогы чыккан, берсенә тонировка хакында протокол төзелде. Тагын 3 машина йөртүче юл билгесе  таләпләрен бозган.

Машина йөртүчеләр полиция хезмәткәрләренә “Бәйрәм вакытында да өйдә утырасыгыз килмиме әллә?”,-  дип канәгатьсезлекләрен дә белдерделәр.Көннең карлы, җилле булуы да, машина йөртүчеләрнең негатив карашы да патруль хезмәтенең эшен туктатмады, киресенчә  вакыт-вакыт ЮХИДИ машинасы урынын үзгәртеп торды.

Өч сәгать эчендә юл кагыйдәсен бозучы 9 кеше ачыкланды. Дәүләт автоинспекторлары документлар тикшерү белән беррәттән, һава торышы начарлануын, кар көртләре һәм бозлавык булуы турында да кисәттеләр, районнан читкә чыкмаска  да киңәш иттеләр. Чит шәһәрләрдән кайткан  кайбер машина йөртүчеләр, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре янында үзләре туктап,  һава шартлары бозылу белән бәйле юлларның ябылу яки ябылмавы  турында белеште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев