Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Габделхәй Абзалетдин улы Яһудин 94 нче яшендә вафат булды

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны, безнең районның Мактаулы гражданины Яһудин Габделхәй Абзалетдин улы 94 нче яшендә арабыздан китте.

Ул 1927 елның августында Куйбышев өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулово авылында туа. Фронтка 1944 елның февралендә алына һәм Кенигсберг янындагы хәрби хәрәкәтләр районына җибәрелә. Ленинград янындагы бәрелешләр вакытында аның эшелоны бомбардировкага дучар була, нәтиҗәдә, состав тулысынча юкка чыга. Ул авыр яраланган килеш могҗиза белән генә исән кала. Хәрби-табиблар комиссиясе аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба.

Әмма сабырлыгы һәм нык холкы аңа яшәргә ярдәм итә, хәер, сугыш яралары үзләре турында даими сиздереп торса да. Ул белем алырга һәм җәмгыятькә кирәкле кше булырга ныклы карар кыла. Һәм бу хыялын ул тормышка ашыра.

Ничек кенә авыр булмасын, Чистай педагогика училищесына укырга керә, аннары В.И. Ульянов-Ленин исемендәге (хәзерге КФУ) Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ун ел Аксубай районында җидееллык мәктәп укытучысы булып эшли. 1966 елның октябрендә «Маяк» колхозының партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Бер елдан соң аны Аксубай районының «Верный путь» колхозына рәис итеп билгелиләр, ә ике авыл хуҗалыгы предприятиесен бергә берләштергәч «Дружба» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Гомумән алганда, ул колхозлар белән 17 елдан артык җитәкчелек итә. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белүче, түзем, кыю, кешеләр турында ихлас кайгырту сыйфатларына ия булган фронтовик кул астындагыларның, авылдашларының ышанычын һәм хөрмәтен яулый. Аның фикере белән һәрчак килешәләр, чөнки ул һәрвакыт үзен икенче урынга куя белгән. Габделхәй Яһүдин җитәкчелегендәге колхозлар һәрвакыт алдынгылар рәтендә була.

1970 нче еллар ахырында Габделхәй Абзалетдин улы Октябрь районына күчә, анда да җитәкче урыннарда эшли. 1993 елның мартында аңа «Сөлчә» авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкләргә ышанып тапшыралар. Бу вазыйфада да ул үзен Татарстан җиренең чын улы буларак күрсәтә - ашлык һәм шикәр чөгендере уңышы буенча югары күрсәткечләргә ирешә. Яһудин Габделхәй Абзалетдин улы – легендар кеше, ул Аксубай районында яшәүче буын хәтереннән җуелмаячак.

Ул сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Габделхәй Абзалетдин улы гаилә тормышында да үрнәк була. Тормыш иптәше Сәрвәрия Шәкүр кызы белән биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Педагог әти белән әни барлык балаларына да лаеклы тәрбия биреп кенә калмыйлар, югары белем алырга да булышалар. Яһудиннарның балалары – әти-әниләренең горурлыгы гына түгел, аларның исемнәре бөтен Татарстанга яхшы таныш.

Габделхәй Абзалетдин улы турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

К.К. Гилманов, С.Ю. Зайцев, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев,

И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Б.А. Соломонов, А.С. Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев