Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Футболда беренчеләр

Нурлатта 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга, Ватан сакчысы көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган мини-футбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан 4 команда катнашты.

Иҗтимагый оешма рәисе Ришат Сафиуллин турнирда катнашучыларны сәламләп, үсеп килүче буын өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Аксу» командасының (тренеры Александр Лодоркин) яшь футболчылары киеренке көрәш барышында беренче урынны яуладылар һәм турнирның күчмә Кубогын алдылар.

Турнирда катнашучыларны Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр инвалидлары республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлекчәсе исеменнән медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев