Аксубаево
  • Рус Тат
  • Футбол – гади уен гына түгел

    Мамадыш шәһәрендә 2010 елда туган футболчылар арасында ярышлар узды.

    Көч сынашуларда республикадан барлыгы 26 яшь футболчылар командасы катнашты.

    Алар жирәбә бунча 6 төркемчәгә бүленде. Аксубай районы командасы өч матч үткәрде. Беренчесендә Алабугадан Олимп командасы көндәшче булды. Уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде. Аннан соңгы матчларда безнекеләр Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләре футбол командалары белән очрашты, уеннар исәбе 2:4 һәм 0:4, безнең команда файдасына түгел. Уен нәтиҗәләре буенча, Аксу командасы үз төркемендә мактаулы өченче урынны алды.

    Район данын спорт мәктәбе укучылары – капкачы Евгений Пискарев, сакчылар Энгель Зәйнулин, Кирилл Лукин, Кәрим Нуруллин, һөҗүм ясаучылар Антон Ефимов, Артем Пименов, Владислав Сидияров һәм Никита Тимофеев яклады. 2006-2007 елларда туган малайлар Болгар шәһәрендә өч көн дәвам иткән көч сынашуларда катнашты. Аксубай футболчылары Мамадыш шәһәренең Олимп командасын 7:3 исәбе белән җиңеп, Питрәч уенчыларына җиңүгә өмет калдырмыйча һәм беренче урын өчен матчны 5:0 исәбе белән тәмамлап, үз төркемнәрендә Нурлат командасы белән очрашты.

    Ике команданың да көчләре тигез иде, 1:1 финал исәбе белән Аксу командасы чирекфиналга чыкты, анда аңа Болгар командасы белән очрашырга туры килде. Уен безнең файдага 3:2 исәбе белән тәмамланды. Биектау футболчылары финалга чыгуда көндәш булды, матч тигез исәп белән төгәлләнде. Матчлар азагындагы пенальтидан соң безнең командага Беренчелектә өченче урын өчен көч сынашырга туры килде.

    Әмма безнекеләргә уңыш елмаймады. Нурлат командасы белән кабаттан очрашу, футбол күнекмәләренең элеккечә тигез булуын тагын бер кат раслады, 3:3 исәбе белән билгеләнгән пенальти нәтиҗәсе Аксубай командасының лаеклы дүртенче урынга чыгуын билгеләде. Александр Елисеев, Станислав Шишкин, Александр Купоров, Матвей Лодоркин, Зөлфәт Мәхмүтов, Ильяс Вафин, Әмир Дәүләтшин, Динар Зәйнуллин, Максим Комаров, Данил Сулейманкин район данын яклап көч сынаштылар.

    Футболчыларны һәм аларның тренерлары Александр Лодоркинны ярышларда яхшы чыгыш ясаганнары өчен чын күңелдән котлыйбыз. Алар ирешкән һәр җиңүнең хыялларга, югары күрсәткечләргә һәм матур җиңүләргә якынайтуын теләп калабыз.

    Фото Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: