Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Футбол буенча ТР Беренчелегендә өченче

Чистай шәһәренең үзәк стадионында кечкенә шәһәрләр һәм районнарның 20022003 елларда туган үсмерләр командалары арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенә футбол буенча финал узды.

Безнең районнан спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркин җитәкчелеге астында шөгыльләнгән спортчылар катнашты. Моның өчен безнең егетләргә алдан үткәрелгән этапның ике турында җиңү яуларга кирәк булды. Май аенда алар Нурлат шәһәренең «Факел» командасы белән тигез очкога уйнадылар һәм Балык Бистәсе командасын 3:0 исәбе белән җиңделәр.

Август аендагы икенче зональ тур да нәкъ шундый ук нәтиҗәләр белән тәмамланды. Шул рәвешле, финал уеннарында “Аксу” командасына башка төркем лидерлары – Азнакай шәһәренең «Азнакай» һәм Буа шәһәренең «Батыр» командалары белән очрашырга туры килде. Турнирның беренче өлешендә ике команданы да 2:4 һәм 0:1 исәпләре белән җиңеп, Аксубай командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Уенчылар кубоклар, дипломнар һәм и медальләр белән бүләкләнделәр.

Аксубай районы командасы составында капкачы Никита Качаев, сакчылар – Дмитрий Алексеев, Михаил Вашурин, Илназ Гафиятов, Василий Иванов, Денис Прохоров, Руслан Убейкин, Рәзил Хәмитшин, Никита Якимов, ярымсакчылар – Роман Ефимов, Илья Лукин, Савватий Терегулов, Адель Хисмәтов, һөҗүмчеләр – Айназ Галиев, Артур Ключников, Хасанджон Саидов уйнады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев