Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фронтовиклар бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

ТР буенча ПФР бүлеге районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан түләүләрне бирүгә кереште.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр апрель аеннан ук башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә биреләчәк.

– Татарстан буенча ел саен Җиңү көненә бирелә торган түләүләрне 749 ветеран алачак. Шул исәптән 167 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм анда катнашкан 582 фронтовик. Түләүләр ПФРның территориаль органнары карамагында булган мәгълүматларга нигезләнеп гамәлгә ашырылачак, – дип билгеләп үтте ПФРның Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X