Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фронт өчен гимнастеркалар теккән

Октябрь башында Федоровка интернат-йортта яшәүче Нина Захарованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Юбиляр әбине йортта яшәүче  бөтен кеше, интернат директоры һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котладылар. Аның юбилее нәкъ менә елның иң зур бәйрәме – Өлкәннәр көненә туры килде. Нина Ивановна котлауларга, Россия Президенты Владимир Путиннан адреслы тәбрикләү хатына сабыйларча сөенде.

Юбиляр интернат-йортта 2007 елдан бирле яши. Һәм ул аның өчен – туган йортына, ә биредә яшәүчеләр һәм коллектив туган гаиләсенә әверелгән. Тумышы белән ул Апас районыннан, тормышта булган, Свияжск шәһәрендә яшәгән.

– Сугыш елларында Мәскәүдә туку фабрикасында өс киемнәре  – гимнастеркалар, ир-ат күлмәкләре тегү буенча оста булып эшләдем.  Ул вакытта бер генә: “Барысы да фронт өчен – барысы да Җиңү өчен!“ шигаре астында хезмәт куйдык, – дип искә алды юбиляр.

Нина Ивановна яулыклар да чиккән, модадан калышырга теләмәгән хатын-кызлар аңа чират торган хәтта.

Сугыш елларында куйган фидакарь хезмәте өчен бирелгән тыл хезмәтчәне исемен зур горурлык белән билгеләп үтте ул. Аның хезмәт стажы – 31 ел.
Язмыш кушуы буенча, Нина Ивановна олыгайган көнендә интернат-йортта яши башлый, баштан – Тәтештә, аннары Аксубай районында. Авыруы сәбәпле ике аяксыз кала, инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә.

–  Ул бүген дә, элеккеге кебек, көчле рухлы, актив, изге күңелле, – дип билгеләп үтте социаль учреждение директоры Рузилә Бәширова. – Нина Ивановна интернатта үткәрелгән барлык мәдәни-ял итү чараларында катнаша һәм үзенең позитив энергиясен әйләнә-тирәдәгеләргә дә өләшә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев