Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар арасында илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

    Бәйгедә катнашуга республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк.

    Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты.

    Бу хакта “Татар-Информ” мәгълүмат агенлыгы хәбәр итә.

    Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде.

    Фото: Владимир Васильев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: