Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә дип саный. Ул Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле ватандашлар! 22 августта безнең күпмилләтле илебез Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне ихластан әлеге истәлекле вакыйга белән тәбриклим», — диелә котлауда.  

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, дәүләтнең алыштыргысыз атрибутлары — Флаг, Герб һәм Гимн — аның рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыру, горурлык һәм милли-мәдәни тәңгәллекнең нигезе. Алар һәркем өчен аерым әһәмияткә ия һәм Ватаныбызның катлаулы тарихи юлын хәтерләтә.

«Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә. Һәр буйның төсенә аерым мәгънә салынган. Ак — ирек һәм бәйсезлек. Зәңгәр — ышаныч һәм рухият. Кызыл — бөеклек һәм көч-куәт. Илебез киңлекләрендә горур җилфердәп, өч төстәге әләм Россия халыкларын дәүләтчелекне ныгытуга һәм милли мәнфәгатьләрне яклауга омтылуда берләштерә», — диде Татарстан парламенты башлыгы..

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, илебезнең төп символларына карата патриотизм һәм хөрмәт күрсәтеп, бу хисне балаларыбызга һәм оныкларыбызга сеңдереп, без аларның гражданлык үзаңын формалаштырабыз, заманнарның какшамас бәйләнешен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклыйбыз.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген, яңа, катлаулы шартларда без үзләренең тыныч һәм хәрби хезмәтләре белән Ватанның данын һәм бөеклеген тудырган ата-бабаларыбызның изге хәтеренә лаек булырга тиеш. Уртак иҗади хезмәт, тынычлыкны һәм татулыкны саклау, халык гореф-гадәтләренең күптөрлелеген саклап калу һәм арттыру кебек фундаменталь кыйммәтләр яңартылган Конституция нигезенә салынды, алар Россия дәүләтенең куәтен алга таба ныгытуга көчле этәргеч булды.

«Илебезнең һәр почмагында Россия Дәүләт флагы ярдәмендә ирек, игелек һәм гаделлек тантана итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!», — дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев