Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына кертелде

    Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.

    ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.

    Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: