Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде

Май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбиляр бу көнне гаиләсе белән үткәрергә җыена. Бу хакта ул бүген журналистларга сөйләде.

«Мин – бәхетле кеше. Май аенда гаиләм, дусларым белән 75 яшьлегемне билгеләп үтәчәкмен. Сәламәтлектә 50 ел гомер кичергән тормыш иптәшем белән без әти һәм әниләребез нигез салган традицияләрне саклыйбыз. Без балаларыбызны аякка бастырдык, оныкларыбызны үстерергә булышабыз, гаиләбезнең гореф-гадәтләрен, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтебезне тапшырабыз, гадел һәм намуслы булырга өйрәтәбез. Бу безнең гаилә тормышының принциплары. Монда тормыш иптәшем Луиза Әкрәм кызының өлеше зур дип саныйм», –  диде ул.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, алар хатыны белән «бер-берсен хөрмәт итә һәм моны балалары да сизә».

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев