Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фән өлкәсендәге уңышлар

Безнең мәктәп укучылары халыкара дәрәҗәдәге конференцияләрдә үзләрен ышанычлы таныталар.

Байлар Сабасында  укучылар һәм студентларның  “Фән һәм мәдәният: яңача караш“ V Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел конференциянең читтән торып үткәрелгән турына 320 эш кергән, шуларның 170е алдагы турга үткән. Бу эшләргә 17 секциядә КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара коммуникацияләр Институты мөгаллимнәре һәм студентлар һәм Саба районы мәктәпләре укытучылары бәя бирде. Шуны билгеләп үтәсе килә, жюри әгъзалары арасында Иордания, Турция, Египет, Мали, Вьетнам, Венгрия, Япония, Иран, Шри-Ланка, Индонезия, Кытай кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар иде. Конференция эше уңышлы үтте. 170 эш арасыннан 95е призлы урыннар алды. Лилия Сөләйманованың физика укытучысы Алид Мингалиев  (1 нче Аксубай мәктәбе) җитәкчелегендә, сыйныфташы Диана Ерхонина белән берлектә ясаган проекты да алар арасында. Аның эшенә физика секциясендә өченче урын бирелде. Бу аларның беренче генә уңышлары түгел. Кызлар төрле конференцияләрдә катнаштылар. “Фән канатында“ конференциясендә дә беренче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев