Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фликерларны күренерлек итеп ясаячаклар

Тәүлекнең караңгы вакытында фликерлар яки яктылык кайтаручы элементлар йөртүне пропагандалау - юллардагы фаҗигаләрдән котылып калырга ярдәм итә.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, төнлә якыннан яктыртучы фара белән хәрәкәт итүче машинадан җәяүлене 50 метрдан, ерактан яктыртучы фара белән 100 метрдан күрергә мөмкин. Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу очракта якыннан яктыртучы фара белән хәрәкәт итүче машинадан   ераклык 200 метрга кадәр, ерактан яктыртучы фара белән 350 метрга кадәр җитәчәк.

Юл хәрәкәте кагыйдләре нигезендә торак пунктлардан читтә, тәүлекнең караңгы вакытында  яктылык кайтару элементларын йөртү мәҗбүри, яктылык кайтаручы элементларны җирле пунктларда да йөртергә киңәш ителә. Дәүләт автоинспекторлары яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәр кияргә, я булмаса киемнәргә беркетеп була торган фликерлар кулланырга киңәш итә. Машина йөртүчеләр сезне һәрвакыт күреп ала алуларына ышаныгыз.

Балаларның киемнәрендә дә яктылык кайтаручы элементлар булуы турында да кайгыртырга кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын шактый киметә. Тәүлекнең караңгы вакытында яки торак пункттан читтә күз күреме начар булганда  яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев