Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Финишта иҗади эстафета

Районда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. “Яратам сине, Татарстаным!“ иҗат эстафетасы зур гала-концерт белән тәмамланды.

Зал тутырып килгән тамашачылар ике көн дәвамында район мәдәният йорты сәхнәсендә искиткеч номерлар белән хозурлану, театральләштерелгән тамашада катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Сәхнәдә һәр тамашачыны борчый торган – Бөек Ватан сугышы, тыныч хезмәт кешеләре, милли мәдәният үсешенә  багышланган темалар күтәрелде.  

Тамашачылар үзешчән артистларның югары башкару осталыгына сокланып туймадылар. Иҗади коллективларның матур сәхнә костюмнары композицияләр белән  бәйләнгән иде. Артистлар тамашачыларга  республиканың формалашу этапларын, халкыбыз батырларча кичергән үткән тормыш мизгелләрен сәнгатьчә югарылыкта  тасвирлап бирделәр.

Сәхнәдә район мәдәният йортының Венера Краснова җитәкчелегендәге «Денс - тайм» хореография студиясенең өлкән һәм кече төркем биючеләре, район мәдәният йортының «Соловушка» һәм Марина Царегородцева җитәкчелегендәге «Оляпка» вокаль коллективы, Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» инструменталь студиясе  чыгыш ясаганда алкышлар бер дә тынып тормады,  Иске Тимошкино, Кәкре Күл, Иске Ильдеряк, Сөнчәле авыл мәдәният йортлары бию коллективлары, «Тонус» бию төркеме, үзәк район хастаханәсе, Башкарма комитет Советы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр, район мәдәният йорты, Сергеевка авыл клубының фольклор ансамбле чыгышлары тыңлаучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Гала-концертның соңгы нотасында җирлекара эстафета нәтиҗәләре турында сүз барды. Абруйлы жюри районның авыл җирлекләре арасында  I урынны Кәкре Күл, икенче урынны Беловка һәм Сөнчәле, өченче урынны Иске Үзи һәм Шәрбән авыл җирлекләренә бирде. Район оешмалары арасында беренче урынны шулай ук ике коллектив: Башкарма комитет Советына, ведомство карамагындагы учреждениеләргә һәм үзәк район хастаханәсенә билгеләделәр. Икенче призер – мәгариф бүлеге, өченче урын - Социаль яклау учреждениеләрендә. Тамашачыларның көчле алкышлары астында авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре истәлекле бүләкләр алдылар. 

– Безнең районда чын хезмәт ияләре һәм кызыксынучан кешеләр яши, – диде район башлыгы Камил Гилманов. - Хезмәт коллективларының иҗади хисап концертлары моны  тагын бер кат раслый. Мондый бәйрәмнәр кешеләрне якынайта, аларның тормышын матурайта, матуррак итә һәм яхшы эшкә, иҗат итүгә дәрт өсти. Район җитәкчесе әлеге масштаблы мәдәни проектта катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.  Ул проект авторы, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневага, район мәдәният йорты директоры урынбасары Наталья Егоровага, тавыш режиссеры Алик Большовка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев