Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Филип Мазилин дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый

Якташыбыз Филипп Мазилинның батырлыгына 77 ел тулды.

Филипп Мазилин – Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган кеше.

Кызыл Армиягә якташыбыз 1942 елның апрель уртасында эләгә. Бу вакытта аңа инде 48 яшь була. Филипп Николаевич Үзәк Белоруссия фронты составында сугыша, станок пулеметы расчеты командиры була. Соңгы көрәшне ул Гомель өлкәсенең Мормаль торак пунктында кабул итә. Бүләкләү кәгазендәге мәгълүматларга таянып, соңгы канкойгыч сугыш мизгелләрен торгызабыз.

1944 елның 1 мартында Гомель өлкәсенең Мормаль торак пункты янындагы биеклек өчен барган һөҗүм итү сугышлары вакытында артиллерия һәм пулемет ротасы дзоттан өзлексез утка тотуны туктата. Пулемет взводы командиры лейтенант Николай Жуйков һәм станок пулеметы бүлекчәсе командиры Филипп Мазилин танкларга каршы гранаталар белән туктаусыз пулемет һәм артминомет уты астында алга таба шуышалар һәм авыр яраланган хәлдә дзоттан 15 метр ераклыкта танкларга каршы гранаталарны амбразурага ташлыйлар. Канлы яралган, хәлсезләнгән сугышчылар максатка эләгә алмыйлар. Фашистлар, һөҗүм итүче бүлекчәләргә югалтулар китереп, амбразурадан утка тотуны дәвам итәләр. Бу вакытта дошман дзоттан пулемет уты ярдәмендә контрһөҗүмгә күчә. Яраланган өлкән сержант Мазилин һәм лейтенант Жуйковның бүтән гранаталары калмаган була. Әлеге операциядә җиңелүгә юл куймас өчен, алар соңгы көчләрен җыеп дошман амбразурасына ташланалар һәм аны үзләренең гәүдәләре белән каплыйлар… Авыр яралар, күп югалтулар белән безнең гаскәрләр өчен стратегик мөһим булган биеклекне яулап алу тәэмин ителә.

Командование якташыбызны югары хөкүмәт бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә (үлгәннән соң) тәкъдим итә. Филипп Мазилинга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүгә армиянең хәрби советы да юллама бирә. Тик фронт Хәрби Советының армия генералы Рокоссовский имзасы куелган бәяләмәсендә: «Ленин ордены белән бүләкләүгә лаек», – дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X