Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Аксубай районында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу уңайдан үзәк паркта Мәңгелек ут һәм хәрби дан обелискы янында тантаналы митинг узды. 

9 ел дәвамында барган Әфган сугышы Совет Армиясенең меңнәрчә солдат һәм офицерының гомерен алды.  7 якташыбыз үзләрен кыю һәм тәҗрибәле сугышчылар итеп танытып, сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмады. Дистәләгән сугышчыбыз батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Традиция буенча, сугышчы-интернационалчылар, Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне уңаеннан,  районның бөтен почмакларыннан сугышчан иптәшләрен искә алырга һәм һәлак булган дусларының исемлеге язылган мәрмәр плитәгә веноклар салу өчен район үзәгенә җыелды. Митингка, сугышта катнашучыларга хөрмәт йөзеннән, мәктәп укучылары, районның авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, мәктәп һәм яшьләр оешмаларыннан вәкилләр килде. 

Район башлыгы Камил Гилманов, календарьдагы тарихи датаны искә алып, Әфган сугышының совет халкы өчен күп югалтулар китерүен билгеләп үтте. 
Сезне совет гаскәрләренең Әфган җирлегеннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрик итәм. Сез үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, иптәшләрегезне югалттыгыз, намус белән үзегенең интернациональ бурычыгыз ны үтәдегез. Әфганстандагы сугыш совет солдатлары өчен зур сынау булды. Безнең сезнең батырлыгыгызны истә тотабыз һәлак булган якташларыбызны искә алабыз. 

Әфган сугышында 105 аксубайлы катнашты. Шуларның 67се бүген район территориясендә яши..  
Район башлыгы сугышчы- интернационалчылар белән формаль булмаган әңгәмәдә, сугышчы- интернационалчыларның район эшчәнлегенең төрле тармакларында намус белән эшләвен, аларның кайберләре белән шәхси эшләргә туры килүен һәм эштә дә, тормышта да ышанычлы кешеләр булуын билгеләп үтте.  

Әфганстан һәм башка локаль сугышларның ветераннар советы председателе отставкадагы подполковник Владимир Крайнов сугышчан дусларын котлап узды. 
 Тарихчылар һәм сәясәтчеләр Әфган сугышы турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, без - интернациональ бурычыбызны үтәгән солдатлар һәм командирлар. Әгәр совет гаскәрләре Әфганстан җиренә 2 сәгатькә соңга калып кергән булса, безнең урында америкалылыар булыр иде һәм бәлки  өченче бөтендөнья сугышы да башланган булыр иде, - дип билгеләп үтте Владимир Федорович.  

Митингка килүчеләр Әфганстанда башларын салган сугышчы- интернационалчыларбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар истәлегенә һәлак булучыларның исемнәре язылган мәрмәр плитәгә  һәм мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салдылар. 

Бәйрәм чарасы бай өстәлләр артында һәм районның мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән Аксубай универсаль технологияләр техникумында дәвам итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев