Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әфганстанда һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә

    Аксубай районы Чув.Енорускино авылында Әфганстан Республикасында һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә районның ачык чаңгы ярышлары үтте.

    Ел саен Владимир белем алган һәм чаңгыда йөрү күнекмәләрен ныгыткан Чув.Енорускино мәктәбенең чаңгы трассасында ДОСААФ һәм яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан ярышлар уздырыла. 

    Ярышларга чакырылган кунаклар, катнашучылар чаңгы ярышын ачу тантанасыннан соң,  һәлак булган Владимир Маркинны бер минут тынлык белән искә алу һәм венок салу өчен геройның мемориалы янына килделәр. 

    Чаңгы ярышларына районның төрле почмакларыннан, төрле яшьтәге 50 дән артык вәкил килде. Табигать шартлары начар булса да, алар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлеләрен күрсәтү өчен тырыштылар. Оештыручылар “Старт!” командасы биргәч, ярыш башлана. Җанатарлар ярышларда катнашучыларны җиңүгә чакырып дәртләндереп тордылар. 

    2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында  Алексей Павлов, Гөлдания Гелметдинова иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп призлар яуладылар, икенче урынга Илназ Сруров, Тамара Клюева лаек булды, өченче урынга Эдуард Туртыгин һәм Надежда Сөләйманова чыкты. 2001-2002 елгы кызлар арасында беренче урынга, үзенең көндәшен Валерия Енизеркинаны калдырып, Наталья Курмеева чыкты. 

    2001-2002 елда туган егетләр арасында Айназ Гатауллин иң яхшысы дип танылды. Аның артыннан Дмитрий Миронов белән Алексей Волков килде. 
    18-29 яшь аралыгындагы ир-атлар арасында беренче урынны Егор Гусляков, икенче урынны  Сергей Шихранов яулады. 18-29 яшь аралыгындагы хатын-кызлар категориясендә Чулпан Ногманова, Ангелина Ильгузина һәм Снежана Бурнаевская катнашты. Чулпан Ногманова җиңүче дип танылды. 
    40 яшь һәм аннан да өлкәнрәк катнашучылар арасында Зоя Шихранова бердәнбер катнашучы иде. Көндәшләре булмаса да, ул вакытка сыешты һәм җиңүче дип танылды. 

    30 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәкләр 4 төркемгә бүленде. 30-39 яшьлек катнашучылар арасында Владимир Кожеманов һәм Станислав Герасимов призерлар булды. 40-49 яшьлек ир-атлар арасында Андрей Кузьмин беренчелекне бирмәде, аның артыннан ярышны Илнур Сәйфуллин һәм  Мансур Сәхабетдиновлар тәмамлады. 

    50-59 яшьлекләр төркемендә ярышкан спорт ветераны Владимир Альметкинга бу юлы  беркем дә каршы торырга теләмәде. Иң өлкәннәр (60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк) Леонид Воркунов һәм Гаяз Галимуллин ярышта катнашучыларга гына түгел, бер-берсенә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.  
    Владимир Марков истәлегенә багышланган чаңгы ярышында җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: