Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әфганстан татар җәмгыяте әгъзалары: Ачлыктан котылу өчен балаларны сату очраклары бар

БМО комиссиясе мәгълүматлары буенча, якын арада Әфганстанда 14 миллионга якын кешегә ачлык яный.

Әфганстан җитди икътисади кризис белән очрашты. Ил гуманитар катастрофа чигендә тора, бу җирле татар җәмгыятьләрендә дә чагыла.

«Татар җәмгыяте әгъзаларының гаиләләре акча җитмәү аркасында балигъ булмаган кызларын күрше илләргә, Пакистан һәм Иранга кияүгә бирергә мәҗбүр. Калган балаларны ачлыктан коткару өчен яңа туган сабыйларны сатып җибәрүгә бәйле очраклар да булды», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Россия Мөселманнары патриотик хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

БМО комиссиясе мәгълүматлары буенча, якын арада Әфганстанда 14 миллионга якын кешегә ачлык яный.

«Татар җәмгыятьләренең лидерлары безнең фонд аша Татарстан җитәкчелегенә (алар аны өлкән туганнары дип саный) гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тели. Безнең фонд үз вәкиллеге аша әлеге ярдәмне ачлыктан интеккән һәркемгә тапшырырга әзер», - дип хәбәр итте Рөстәм Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, бу адреслы ярдәм булырга тиеш. Таҗикстан белән Үзбәкстан да шул рәвешле эш итә – алар үзләренең милли диаспоралары күпләп яшәгән провинцияләрнең губернаторлары белән турыдан-туры килешеп, гуманитар ярдәм озата.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев