Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әфган территориясенә ике тапкыр керә

    Төз гәүдәле, таләпчән һәм гадел отставкадагы майор Владимир Крайновны районда белмәгән кеше юктыр.

    Туган ягыннан ул бик яшьли китә һәм дистәләгән еллар үткәч кадрлар офицеры дәрәҗәсендә әйләнеп кайта. Гомумән алганда, Владимир Федорович офицер погонында 32 ел  лаеклы һәм намуслы хезмәт итә.

    Ул урман эчендә утырган Образцовый поселогында дөньяга килә, башта поселокта белем ала, аннан соң Иске Мокшино мәктәбен тәмамлый. Советлар Армиясе сафларына чакырылганда – Ватанына хезмәт итәчәген аңлый һәм чын ирләрчә Новочеркасск югары хәрби училищесына укырга керә.

    Аны тәмамлагач, билгеләнеш буенча аны Урта Азия хәрби округы командующие боерыгы белән Казахстанга хезмәткә җибәрәләр. Ул вакытта  Әфган халык республикасында бәрелешләр бара һәм совет гаскәрләрен аның территориясенә кертү башлана.

    Боерык буенча Владимир Крайнов та меңләгән офицер һәм солдат кебек тугандаш Әфган халкы мәнфәгатьләрен якларга кузгала. Әфган Демократик республикасы территориясендә баштан  һава оборонасына каршы  гаскәрләрдә взвод, аннан соң рота белән җитәкчелек итә.

    Җитмеш сигез яшь солдат өчен ул гади командир була, чөнки сугыш бик күп чикләрне сызып ташлый – ә аңа яшь солдатлар гомере өчен җаваплылык йөкләнә. Владимир Федорович Әфган территориясенә ике тапкыр керә – беренчесе, 1979 елда гаскәрләр белән бергә, икенче тапкыр Әфган Демократик республикасында 1988 елның июненнән совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган истәлекле дата – 1989 елның 15 февраленә кадәр хезмәт итә.

    – Офицерлар сугышны сайламыйлар. Без Әфганстанда боерык буенча, һәр бәрелеш соңгысы булырга мөмкин булуын аңлап көрәштек, интернациональ бурычыбызны үтәдек, – дип сөйли Владимир Федорович.

    – Бик күп иптәшләребез Советлар Союзына “200 нче йөк“ булып кайтып, мәңгегә яшь булып калдылар.

    СССР таркалганнан соң Владимир Крайнов Кораллы Көчләр сафыннан китә, әмма офицерлар киемен салмый – кече ватанына кайтып, Аксубай эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя башлый. Өлкән сорау алучы, полициянең участок вәкилләре җитәкчесе булып эшли, 2 нче мәктәптә милиция сыйныфында курслар бирә.

    Аңа Әфган сугышы һәм башка локаль гаскәрләр ветераннары советы җитәкчесе вазифасын ышандырып тапшыралар, ул шулай ук  үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә дә актив катнаша. Озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен офицер беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге “Хәрби хезмәттә аерылып торган өчен“ медальләре, Әфган Демократик республикасында хезмәт иткән өчен  “Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан“ медале белән бүләкләнгән.

    Запастагы офицер бүген район агрофирмаларының берсендә иминлек хезмәтен җитәкли һәм үзенең чираттагы юбилеен эштә каршылый.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: