Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фейерверк һәм бенгаль утларына сертификатлар таләп итегез

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре узган чорда пиротехник эшләнмәләрне саклауда һәм куллануда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгыннар чыгу ихтималы арта.

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен әлеге продукцияне саклау һәм куллануда янгын иминлеге таләпләрен катгый рәвештә үтәүне тәэмин итәргә кирәк.

- Пиротехника бары тик махсус кибетләрдә яки махсус бүлекләрдә генә сатылырга тиеш (кибетләрнең югары катларында гына урнашкан секцияләрдә генә сатылырга һәм эвакуацияләү юлларына комачауламаска тиеш, - дип искәртә. России МЧС ГУ ПРның ТР Аксубай һәм Нурлат МР буенча ПР һәм МОНД инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. - Пиротехник эшләнмәләр янгынга каршы бүлгечләр белән әйләндереп алынган биналарда урнаштырылган металл шкафларда сакланырга тиеш. Әлеге шкафларны подвал бүлмәләренә урнаштыру рөхсәт ителми.

Пиротехник эшләнмәләрне башка товарлардан аерым махсус җайлаштырылган биналарда сакларга кирәк. Белгеч янучан товарларны тәрәзә уемнары яки төтен кудыру шахталары булмаган биналарда, сәүдә залларында һәм эвакуация юлларында саклауга юл куймаска киңәш итә.

Сәүдә предприятиеләрен башка биналарга урнаштырганда пиротехник һәм шартлаткыч әйберләрне сакларга ярамый; янгын куркынычы янаган товарлар сату бүлекләрен, секцияләрне чыгу юлыннан, баскыч читлекләре мәйданчыкларыннан һәм башка эвакуацияләү юлларыннан 4 метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый; баскыч читлекләре мәйданчыкларында, тамбурларда һәм эвакуацияләүнең

башка юлларында сәүдә аппаратларын урнаштырырга, товарлар белән сәүдә итәргә ярамый. Янгын куркынычы булган товарларны урнаштыру бу максат өчен махсус җайлаштырылган биналарда башкарылырга тиеш.

Моннан тыш, пиротехник эшләнмәләрне сатканда продукцияне сертификацияләү таләпләренә таянып эш итәргә кирәк.

Сыйфатлы продукция белән иң элек сатып алучы кызыксына, шуңа күрә сатучыдан товарның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве турындагы мәгълүматны сорарга оялмаска һәм сатучыдан сертификат яки яраклылык турында декларация яки сертификат, нотариус яки товарларларны сертификатлаштыру органнары тарафыннан расланган товар-озату документларын, товарның һәр төре буенча аның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау турындагы белешмәләрне (сертификатның номеры, аның гамәлдә булу срогы, сертификат бирелгән орган, яки яраклык турындагы декларациянең теркәү номерлары, аның гамәлдә булу срогы, декларацияне кабул иткән җитештерүче атамасы аны теркәгән орган) таләп итәргә.

Бу документлар җитештерүченең (тәэмин итүче, сатучы) адресы һәм телефоны күрсәтелеп, аның тарафыннан имзаланып һәм мөһер сугылып расланган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев