Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фермерлык – авыл үсешенең стратегиясе

Район фермерлары конференциясе бик эчтәлекле узды. Аның эшендә фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның башка хезмәт вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучылар иң элек уңышлы эшләп килүче фермерлар тәҗрибәсе белән танышты. Чара исә Иске Ибрай авылындагы Марат Сафин КФХ базасында башланып китте. Әлеге КФХ – районда тотрыклы үсеп килүче хуҗалыкларның берсе.

Марат Сафинның эш тәҗрибәсе

Конференциядә катнашучыларга әлеге фермерны тәкъдим итеп, район башлыгы Камил Гыйльманов эшмәкәрләргә хас характер сыйфатларын билгеләде: максатка ирешүдә үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм зирәк фикер йөртә белү. Чарага җыелучыларны сәламләгәннән соң, хуҗа кеше кунакларны үзенең хуҗалыгы белән таныштырды.

Марат Сафин фермерлык эше белән 2011 елда шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә хуҗалыгында 100 баштан артык эре мөгезле терлек бар. Шуның кырыгы – савым сыерлары. Терлекләре чиста, зооветеринария таләпләренә туры килгән шартларда яши. Бар җирдә пөхтәлек. Кунаклар кытыршы идәннәргә игътибар юнәлтте.

Бозауларның шул рәвешле тәрбияләнүе маститка каршы көрәш чарасы булып тора икән. Һәр сыердан көн саен уналты литрдан артык сөт савып алына. Шулай ук биредә атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр – хуҗаның иллеләп аты бар. 300 гектар җир мәйданында (арендага алынганнарын һәм пай җирләрен дә кертеп) азык һәм бөртек культуралары үстерә. Үз көче белән комбиазык әзерли. Балансны саклау өчен төрле компонентларны, кушылмаларны сатып ала. Эшмәкәр буларак, М.Сафин үзен төрле юнәлешләрдә сыный, пилорамасы да бар.

Ильяс Сөләйманов эшчәнлеге

Иске Ибрайдан кунаклар Яңа Ибрайга – Ильяс Сөләйманов хуҗалыгына юл тотты. Бу кешене дә районда үз эшенең остасы, зирәк хуҗа буларак беләләр. Аның күмәк фермерлык хуҗалыгында 344 гектар җир мәйданы бар. Азык һәм бөртекле культураларны чәчү, үстерү, җыеп алу өчен кирәкле барлык техникага ия. Терлекчелек объектында 150дән артык мал-туары бар, шул исәптән 70 сыер, 21 ат, бозау һәм үгезләр. Маллары, сөбханалла, матур, тук, сәламәт. Кардаларда яшиләр, кирәк чакта, урамга чыгу мөмкинлекләре бар.

Савып алынган сөт күләме буенча И.Сөләйманов хуҗалыгы районда лидерларның берсе: тәүлегенә ул уртача 18 литр тәшкил итә. Бу, әлбәттә, хуҗаның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Савым сыерларын тәрбияләү ысулы игътибарны җәлеп итә: идәнгә сыерларны салкыннан, дымнан саклаучы, шулай ук җиңел чистартыла торган махсус материал җәелгән.

Шул ук ысул бозауларның сәламәтлеген кайгырту, маститтан саклау өчен дә кулланыла. Сыерларның лактация вакыты сигез елдан артып китә. Комбикорма ясау өчен җайланма алынган. Фермер кирәкле күләмдә сенаж-силосын да әзерләгән. Шулай итеп, азык үзенеке, бары тик рационны баету өчен кушылмалар гына сатып алына. Чара барышында, хуҗа терлекләрне тукландыру серләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.

Көн тәртибендә – фермерлыкны үстерү

Конференциядә катнашучылар Яңа Ибрай авылы мәдәният йортына җыелып, 2018 елга нәтиҗәләр чыгарды һәм киләчәккә планнар билгеләде.
- Фермерлар, беренче чиратта, халыкның иң актив өлеше ул, - дип белдерде район башлыгы Камил Гыйльманов. - Хезмәт сөючәнлеге белән авылны саклау һәм үстерүгә ярдәм итүче кешеләр алар. Халык алдында торган бурычларны чишү буенча алар муниципаль берәмлек җитәкчеләренең беренче ярдәмчеләре булырга тиеш. Алар шулай ук авыл халкын эш белән тәэмин итү буенча бик зур эш алып баралар, монысы да – мөһим фактор.

КФХ нәтиҗәлелеге югарырак

Райондагы авыл хуҗалыгы эшчәнлеге һәм торышы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов таныштырды.
Район җирлегендәге 58 КФХда 2008 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 400 башка күбрәк. Шуларның 661е – савым сыерлары (узган елгыдан 163кә күбрәк). Фермер хуҗалыкларында шулай ук 1500 кош исәпләнә, 634 – дуңгыз, 91 – баш ат. Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары нисбәтендә КФХлардагы эре мөгезле терлекләр саны – 12%, ә савым сыерлары 11% тәшкил итә.

Фермер хуҗалыклары 2018 елда 6739 тонна сөт савым алган, бу райондагы барлык күләмнең 25% дигән сүз. Узган елда район фермерлары тарафыннан 77,4 млн. сумлык продукция җитештерелгән.

Миниршат Алимов үз чыгышында Валерий Сапеев, Салих Хәйруллин, Илдус Вафин, Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Алексей Гуляков, Әлфирә Шакирова, Әнвәр Шәрифуллин кебек фермерларның эшчәнлеген мактап телгә алды.

Ул үз чыгышында крестьян, фермер хуҗалыкларына грант ярдәме хакында да тукталды. Узган ел 8 фермер грант откан һәм 18 млн. 718 мең сум күләмендә акча алган, хәзерге вакытта бар да бизнес план нигезендә эш алып бара. Грант ярдәменә дәгъва кылучыларның кайбер проблемалары, килешү йөкләмәләрен бозу кебек моментларга да тукталды. Һәр авыл җирлеге буенча күрсәтмә материаллар нигезендә аларга анализ ясалды.

Утырышта гаилә фермалары хакында да сүз алып бардылар. Район буенча 33 гаилә фермасы эшләп килә. Алар “2015-2020 елларга эшләрен башлаучы фермерларны яклау”, “Татарстан Республикасында 2015-2017 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлек фермаларын үстерү” кебек республика программалары кысаларында оешкан. 33 гаилә фермасының 17се - сөтчелек юнәлешендә, 9ы – эре мөгезле терлек үстерү, 2се яшелчә, җиләк-җимеш үстерү юнәлешендә эш алып бара. Шулай ук кошчылык, атчылык, бөртекле культуралар үстерү буенча да берәр ферма теркәлгән.

М.Алимов белдергәнчә, киләчәктә үсеш булсын өчен авылның башка актив кешеләрен дә “Үз эшен башлаучы фермер”, “Гаилә терлек фермаларын үстерү” кебек программаларга тарту зарур. Замана авылларда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү таләбен дә куя. Аларның составларына гамәлдәге КФХларны һәм уңышлы ЛПХларны кертү дә мөһим.

Грантларда катнашырга!

Фермерлык хәрәкәтен район буенча алга таба да үстерү һәм аларга ярдәм итү хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин да сөйләде. Ул гаилә фермаларына һәм үз эшләрен башлаучы фермерларга грант ярдәме киләчәктә дә булачак, хәтта артачак дип белдерде. Шулай ук безнең район өчен дә мөһим булган кооперацияләр программасы темасына тукталды.

Бу өлкәдә 2019 елга төзелгән федераль программа нигезендә 300 млн. сум күләмендә акча тотылачагын (узган елгы белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк), бер кооперативка биреләчәк акчаның 70 млн.га җитәчәге хакында искәртте. Грант алуга дәгъва итү өчен 10 пайщикның булуы кирәк. И.Моратшин кооперативларны яклау программасының шартлары белән дә таныштырды.

- Без бу программаларда катнашырга теләүчеләргә консультацияләр белән, документлар әзерләү буенча ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде ул.

Сөткә бәя – 23 сум

Конференция барышында шәхси затлар тарафыннан сөт тапшыру мәсьәләләре дә каралды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, сөт кабул итү шартларына тукталып, сөт җыючыларның соңгы җыелышында чыгарылган карар нигезендә районда сөт бәясе литры 23 сумнан да түбән булмаска тиеш икәнлеген искәртте.

Шуның уртача 1-1,5 сумы сөт җыючыга кала дигән сүз. Ләкин бу өлкәдә кайбер хилафлыклар да бар икән. Әйтик, сөт җыючыларның кайберләре бәяне төшерә. Шуңа да сөт тапшыручыларга да үз продукциясен намуслы, сыналган җыючыларга тапшыруны аңлатырга кирәк. Бу проблема буенча сөт җыючылар белән әле аерым сөйләшү булачак.

Конференция барышында ТР фермерлары съездына делегатлар тәкъдим ителде һәм сайланды. Бердәм тавыштан әлеге мәртәбәле чарада район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, шулай ук Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Григорий Маланчев катнашу турында карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев