Аксубаево
  • Рус Тат
  • Федоровски поселогында авылның йөз еллыгын бәйрәм итү көнендә якташ-сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды.

    Яңа Аксубай авыл җирлегенә кергән Федоровски поселогында яшәүчеләр аның бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.

    Бу авылда яшәүчеләр 76 елдан соң Бөек Ватан сугышына киткән 23 якташлары алдында үз бурычларын үтәделәр. Аларның бары тугызысы гына авылга Җиңү белән әйләнеп кайта. Һәйкәлне төзү берьюлы берничә чыганактан – авыл җирлеге, гражданнар һәм район җитәкчелеге бүлеп биргән һәм үзара салым акчалары хисабыннан алып барылды.

    Һәйкәлне ачу тантанасына бөтен авыл халкы, якташлар җыелды. Аның ачылышын барысы да көтте, чөнки солдат батырлыгы – якташлар буыны өчен иң яхшы үрнәк.

    – Һәйкәл ачу – ул, юбилейга караганда да зур вакыйга. Бу киләчәк буын тыныч яшәсен өчен үз бурычларын үтәгән ата-бабаларыбызны хөрмәтләү, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

    Ул үз карамагында булган авылларның иминлеге өчен актив эшләүче Алексей Макаровка рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, һәйкәл территориясендә парк булачак, аны койма белән әйләндереп алу өчен баганалар утыртылган инде.

    Алексей Макаров үз чиратында кече ватаннары язмышы өчен битараф булмаган, кулдан килгәнчә ярдәм иткән авыл активистларына рәхмәт белдерде. Аларның күбесе район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    Һәйкәл ачылышына Үзәк хәрби округ инспекторы генерал майор Анатолий Молоствов та килде. Ул һәйкәл ачу көнен бөек дата дип билгеләп үтте.

    – Бу обелиск бакыйлыкка күчкәннәр өчен түгел, тереләр өчен кирәк. Без бу обелискларны торгызуны, бәлки, соңрак башлаганбыздыр. Соң булса да, уң булсын, – дип ассызыклады генерал. – Үсеп килүче буын үз бабаларының батырлыгы турында якташлары үрнәгендә белергә тиеш, чөнки бүген тарихны кире язарга теләүчеләрнең булуы беркемгә дә сер түгел.

    Һәйкәлдән япма төшерелгәч һәм аның итәгендәге мәңгелек ут кабынгач, халык тынып калды.Якташ-геройларга дан! Һәйкәл итәгенә чәчәкләр куелгач һәм якташ-сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алгач, тантана урыны аланга күчте. Авыл бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

    Федоровски поселогы үзәк биләмәдә янгын чыкканнан соң, йөз ел элек барлыкка килгән. Авыл тарихын поселокта туып-үскән Виктор Артемьев өйрәнгән һәм сөйләде. Үл үзе белән Чуашстаннан авыл тормышын гәүдәләндергән картиналар күргәзмәсен алып килгән.

    Узган гасырның егерменче еллары ахырында Яңа Аксубайда зур янгын чыга, Авыл кешеләренең хәзерге поселок территориясендә кишәрлекләре булган. Шуның өстенә бу урманнар белән әйләндереп алынган, инеше дә булган бик матур урын була.

    – Авылның беренче кешесе Федор Дмитриев, көз көне уллары белән урман ега һәм, язын бура бурауга керешәләр. Август аенда гаилә өй туен билгеләп үтә. Калганнар да Дмитриевлардан калышмыйлар. 1930 елда биредә «Юлдаш» колхозы оештырыла, Данила Тимофеев аның беренче рәисе була. Ике елдан соң аны инициативалы Петр Александров алыштыра, ул колхозны алдынгылар рәтенә чыгара һәм урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча аны ВДНХга, Мәскәүгә чакыралар, дип сөйләде Виктор Артемьев.

    Федоровскилыларны һәйкәл ачылу белән район чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Роза Чентаева да котлады. Ул поселокның төп кешесе. Аның авылга карата аерым хисләре бар. Әнисе аны өйдә тудыра, ә аны буе ике метрга якын булган киң җилкәле, ныклы хатын-кыз кабул итә. Нарасыйны кулына алып, ул әнисенә, кызың да минем кебек нык һәм сәламәт булсын, ди.

    Ул гына түгел, авыл нык рухлы өлкәннәр белән дан тота. Авылның иң өлкән кешесе – 89 яшьлек Елена Петровна Артемьева һәм аның дуслары авыл юбилеена килгәннәр иде. Бистәдә яше 80 нән арткан җиде кеше яши.

    Алар үз хис-кичерешләрен яшермәделәр, кайчандыр авыл аягында нык басып торган, аның үз тегермәне, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, кибет булган. Халык саны да күп булган – йөзгә якын кеше. Халык бик тырыш, булдыклы булган – алар әле Сабан туенда балаларны әйләндергән карусельне дә хәтерли. Бу Федоровски поселогы осталары, абыйлы-энеле Артемьевлар эше булган.

    Табын артында үткәннәрне искә төшерделәр, авылның өлкән яшьтәге һәм иң нәни кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Җыелучыларның күңелен алып баручы Елена Охотникова, Яңа Аксубай мәдәният йортының вокал ансамбле һәм Полина Мулеева ачты.

    Якташларын котларга язучы Валерий Мартынов (Туктар) да килгән иде. Якташларын котлап, ул үзенең китапларын бүләк итте һәм туган ягының аны иҗатка рухландыруы белән уртаклашты. Һәркемнең күңелендә тормышка юллама биргән туган ягына карата сөю хисләре булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: